Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Иммунизация – ваш шанс защитить себя 25.04.2016

С 24 по 30 апреля 2016 года МБОУ «Аксунской СОШ» участвовал в проведении ЕНИ. В течение недели в библиотеке действовала выставка «Быть здоровым – здорово». «Что я знаю о прививках», беседа, «Иммунизация – ваш шанс защитить себя», видеоурок «Чем грозит отказ от вакцинации».
-
Тукай әсәрләре сәхнәдә 22.04.2016

Укучылар Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп уйнадылар. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары эчтәлекле, Г.Тукайның берничә шигырен эченә алган инсценировкалар әзерләгәннәр иде. 5 нче сыйныф укучылары “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп уйнадылар.
-
Спортивный Татарстан 21.04.2016

В рамках Республиканской акции «Спортивный Татарстан» сегодня в школе прошли соревнования между учащимися 9,10,11 классов по волейболу.
-
Бердәм Тукай дәресе 20.04.2016

20 нче апрель көнне “Без – Тукайлы халык мәңгегә” дигән тема астында бердәм Тукай дәресе үтте. Ул укучылар катнашында әдәби-музыкаль монтаж формасында оештырылды. Дәрестә барлык укучылар, укытучылар һәм бердәм методик көн кунаклары да катнашты. Дәрестә Г.Тукайның үз шигырьләре, шагыйрьгә багышланган шигырьләрдән өзекләр, З.Яруллинның “Тукай маршы” һ.б. әсәрләр яңгырады. Г.Тукайның тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылган презентация күрсәтелде. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәйруллина Р.Ф. һәм Идиятуллина Г.Т. алып бардылар. Дәрес татар милләтенең гимнына әверелгән “Туган тел”(Г.Тукай) җырын башкару белән тәмамланды.
-
Бердәм методик көн 20.04.2016

Мәктәбебездә куст мәктәп укытучылары катнашында бердәм методик көн үтте. Программа нигезендә ачык дәресләр, ачык мероприятиеләр үткәрелде. Төрле темаларга тәҗрибә уртаклашу рәвешендә докладлар укылды. Программа тәкъдим ителә(программа белән танышы өчен шушы ссылкага басарга- (Программа )
-
Стена газеталары бәйгесе. 19.04.2016

19 нчы апрельдә стена газеталарына бәйге оештырылды. Һәрбер сыйныф апрель ае дәвамында Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлап стена газетасы чыгарды. Бигрәк тә 6 нчы сыйныф, 4 нче сыйныф, 8 нче сыйныф укучыларының газеталары үзенчәлекле булулары белән аерылып тордылар.
-
Рәсем күргәзмәсе 19.04.2016

19 нчы апрель көнне Г.Тукай әсәрләре буенча укучылар (яшь рәссамнар) ясаган рәсемнәрдән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә Г.Тукайның табигать темасына язылган әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр урын алган иде.
-
Тәрбия сәгатьләре 18.04.2016

Тәрбия сәгатьләре
Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган атналык кысаларында18 нче апрель көнне мәктәбебездә һәрбер сыйныф җитәкчесе укучылар белән Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап тәрбия дәресләре үткәрде. Дәресләр түбәндәге темалар буенча үтте:
1-3 сыйныф – Тукай безнең күңелләрдә.
2 сыйныф – Күп укыган күп белер. Г.Тукай шигырьләренә сәяхәт.
4 сыйныф – Тукай-шигъри чишмәбез.
5 сыйныф – Г.Тукай-табигать сакчысы.
6 сыйныф – Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында.
7 сыйныф – Г.Тукай иҗатында әхлак тәрбиясе нигезләре.
8 сыйныф – Тукай больше, чем поэт.
9 сыйныф – Яз һәм Тукай гел янәшә атлый.
10 сыйныф – И туган тел, и матур тел...
11 сыйныф – Тукай эзләре буйлап.
-
Г.Тукайга багышланган атналык программасы 16.04.2016

Раслыйм:
Директор: Р.Ф.Хайруллина
18-26 нчы апрельдә мәктәбебездә Тукай атналыгы башланды.
Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган атналыкның программасы
№
Чаралар
Үткәрү вакыты
Җаваплылык
1
Тәрбия сәгатьләре
18.04.2016
Сыйныф җитәкчеләре
2
Стена газеталарына конкурс
19.04.2016
Сыйныф җитәкчеләре
3
Без Тукайлы халык мәңгегә!
20.04.2016
Хәйруллина Р.Ф.
Идиятуллина Г.Т.
4
Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе
21.04.2016
Рәсем укытучылары
Сыйныф җитәкчеләре
5
Тукай әсәрләре- сәхнәдә
22.04.2016
Башлангыч сыйныф укучылары. 5-7 сыйныфлар
6
Шигырь бәйрәме
26.04.2016
Хәйруллина Р.Ф.
Сыйныф җитәкчеләре
-
Космонавтикага -55 12.04.2016

Буген иртән физика укытучысы Нурмухаметов И.А. "Космонавтикага- 55" диеп аталган кичә үткәрде . Беренче укучыларга космонавтика тарихы турыда кечкенә доклад укылды . Кичәнең икенче өлешендә космоска очарга әзерлек турыда видеофильм күрсәтелде .






