Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
ТИН дәресе 09.09.2016

Район буенча төзелгән план нигезендә мәктәптә ТИН фәне буенча "Пожар куркынычсызлыгы " темасы буенча мәктәп күләмендә дәрес булып үтте. ТИН укытучысы Нурмухаметов И.А. теория һәм практиканы бергә бәйләп укучыларга бик файдалы дәрес күрсәтте .
-
Бергәләп көрәшик! 05.09.2016

1 нче сентябрьдән "Экстримизмга -юк! " айлыгы башланды . Аның кысаларында 3 сентябрь көнне мәктәптә Беслан вакыйгаларын искә алып "Шәмнәр кабыз! " акциясе үтте, бердәм тәрбия дәресе уздырылды һәм китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Беренче сентябрь- Белем Бәйрәме 02.09.2016

Мәктәбебездә Белем бәйрәме бик күңелле һәм оешкан төстә узды. 7 беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән котларга авылыбыз җитәкчеләре, район һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре дә килде. Алар “беренчеләргә” үзләренең изге теләкләрен теләп, бик күп бүләкләр тапшырдылар. Укучылар матур әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр.Укытучылар һәм әти-әниләр дә уку елының уңышлы һәм хәерле булуын теләделәр. Шулай итеп укулар башланды. Хәерле сәгатьтә!
-
Укытучылар киңәшмәсе 29.08.2016

29 нчы августта Аксу урта мәктәбендә чираттагы август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә барлык укытучылар да катнашты. Иң беренче районда үткән пленар конференциянең резолюциясе укып тикшерелде. Аннары 2015-2016 нчы уку елында эшләнгән эшләргә отчет ясалды; ЕГЭ һәм ОГЭ нәтиҗәләре анализланды, киләсе уку елы өчен имтиханнарга баллар билгеләнде; Укыту һәм тәрбия планнары, уку планы, еллык календарь план һ.б. документлар укып тикшерелде һәм расланды. 2016-2017 нче уку елына яңа бурычлар билгеләнде; ТР һәм РФ документлары һәм күрсәтмәләре укып өйрәнелде. Гомумән, педсовет бик эшлекле һәм җанлы үтте.
-
Выпускной вечер 25.06.2016

25 июня в нашей школе был проведен выпускной вечер для выпускников 11 класса. После месячного марафона экзаменов выпускники получили долгожданные аттестаты.
Дорогие выпускники! Сегодня у вас очень важный и значимый день. Перед вами открывается множество дорог, и каждому предстоит выбрать свой путь. Желаем вам выбрать именно ту профессию, которая позволит вам максимально реализовать все таланты и способности. Стремитесь стать первыми и лучшими в дальнейшей учебе и в выбранной профессии.
-
"Культурный дневник " җиңүчеләре 02.06.2016

"Культурный дневник " - җиңүчеләре Сәмитова Алинә , Сабирзянова Язилә-1 нче сыйныф укучылары - республика күләм бәйгедә җиңеп чыктылар һәм махсус чакыру белән Казанга экскурсиягә бардылар .Афәрин , балалар !
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016
Тәүге звонок белем ачкычларынБалаларның бирә кулына.Соңгы звонок башлап алып чыгаҺәр яшьлекне тормыш юлына.25 май көнне мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучыллары өчен (алар 9 укучы) соңгы кыңгырау яңгырады . Бу тантанада әти -әниләр , җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык рәисләре , районның үзәк банк җитәкчесе Шакиров Ә.Э. ,район мәгариф бүлеге методисты Еремеева З.А. катнашты. Алар укучыларга зур уңышлар , якты киләчәк ,ак юл теләделәр .Укучылар үзләре дә матур әдәби музыкаль монтаж күрсәттеләр . -
Мониторинг эше 23.05.2016

11 нче сыйныф укучылары чираттагы мониторинг эшен тапшырдылар . Татар теленнән сочинение элементлары белән изложение яздылар .
-
Балаларны яклау көне 16.05.2016

14 май көнне план буенча мәктәптә "Балаларны яклау көне " үткәрелде . Беренче мәктәп директоры билгеләгән сигнал яңгырады , укучылар һәм укытучылар бердәм рәвештә мәктәп територриясеннән читкә чыгып төзелделәр . Сыйныф җитәкчеләре рапортлары тыңланды. Тикшерүдә күренгәнчә мәктәп эвакуация вакытына сыешты . Гражданнар оборонасы җитәкчесе ( мәктәп директоры) эвакуациягә "якшы" билгесе куйды. Көннең икенче өлешендә хәрбиләштерелгән эстафета булды . Нәтиҗәләр тибәндәгечә . Башлангыч сыйныфлар арасында 4 сыйныф- 1 урын , 2 сыйныф - 2 урын , 3 сыйныф - 3 урын , 1сыйныф - 4 урын.
5-8 сыйныфлар 8 сыйныф - 1 урын , 6 сыйныф - 2 урын , 7 сыйныф - 3 урын , 5- сыйныф - 4 урын .
9-11 сыйныфлар арасында беренчелекне 10 һәм 11нче сыйныфларның җыелма командасы беренче , ә 9 сыйныфлар 2 нче урынны яуладылар .
-
Бердәм Республика Гаилә дәресе 14.05.2016

14 нче май көнне мәктәбебездә зур гаилә бәйрәме булды. Ул бердәм республика дәресе уңае белән оештырылды. Иң элек Укучылар һәм гаиләләр “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре” дигән темага лекция тыңладылар. Лекцияне ЗДВР Идиятуллина Г.Т. укыды. Гаиләләр турында матур шигырьләр яңгырады. Аннары бәйрәм табигать кочагында дәвам итте.Укытучылар гаиләләреннән төзелгән командалар төрле кызыклы уеннарда һәм спорт ярышларында катнаштылар. Барлыгы 10 команда уйнады. Бәйрәм бик күңелле һәм кызык булды. Афәрин балалар һәм әтиләр-әниләр!






