Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Минем гаиләм 13.05.2016

“Минем гаиләм” дигән темага 8 нче сыйныф укучылары инша яздылар.(Укытучылары Хәйруллина Р.Ф.) Алар гаилә турында фәлсәфи фикер йөртеп тә, үз гаиләләре турында ихлас фикерләрен белдереп тә, үрнәк гиләләр нинди булырга тиеш, дигән сорауга үзләренең туры сүзләрен әйтеп тә язарга тырыштылар. Бигрәк тә Шәфигуллина Нәргизә, Сабирҗанова Ландыш , Шакирова Динә, Гатауллина Ләйсән иншаларын чын күңелдән, гаиләләре белән горурланып, яратып язганнар иде.
-
Гаиләм-җылы оям 12.05.2016

Гаилә көненә багышлап һәр сыйныфта стена газеталары чыгардылар, плакатлар ясадылар. Бу эшкә һәр сыйныф та бик җаваплы карадылар. Берсеннән берсе эчтәлеклерәк, матуррак газеталар бизәде мәктәбебез диварларын. Газеталарда укучыларның үз гаиләләре турында язган кечкенә мәкаләләре, шигырьләре һәм гаиләләре белән төшкән фоторәсемнәре урын алды.
-
Минем гаиләм рәсемнәрдә 11.05.2016

Минем дус гаиләм” темасына 1-9 нчы сыйныф укучылары рәсемнәр ясадылыр һәм шулардан мәктәбебез залында зур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне һәр укучы кызыксынып, бер-берсе белән фикерләрен алышып, үзләренең бәяләрен биреп карадылар. Рәсемнәр бик күп иде, ихластан ясалганнар иде, балаларның үз гаиләләрен яратулары бөркелеп тора иде. Рәсемнәр күргәзмәсен оештыру белән башлангыч сыйныф укытучылары: Зиннәтуллина Л.В., Сабирҗанова Г.Ф., Хасанова Г.Н. һәм искусство фәне укытучысы Гобәйдуллина И.И. җитәкчелек иттеләр.
-
Бөек Җиңүнең -71 еллыгы 11.05.2016

Аксу урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган зур тантана булып узды.Бәйрәмгә сугыш ветераны Мөлеков Котдус абый чакырылды.Ул үзенең сугышта күргән аырлыклары турында укучыларга сөйләде.
-
Үлемсез полк 11.05.2016

9 май көнне мәктәптә «Үлемсез полк» акциясе үткәрелде.Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү,алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.
-
Гаилә көненә багышланган чаралар программасы
10.05.2016
Раслыйм:
Директор школы:
Т.Д.Хайруллин
Гаилә көненә багышланган чаралар программасы
№
Чаралар
Үткәрү вакыты
Җаваплылык
1
Тәрбия сәгатьләре
10.05.2016
Сыйныф җитәкчеләре
2
“Минем дус гаиләм” темасына рәсемнәр күргәзмәсе. (1-9 с.)
12.05.2016
Сыйныф җитәкчеләре (1-4 сыйныф)
Гобәйдуллина И.И.
3
Стена газеталарына конкурс (1-11 с.)
13.05.2016
Сыйныф җитәкчеләре
4
“Минем гаилә” темасына укучыларның иҗади эшләре бәйгесе. (Сочинение, шигырь, презентация һ.б.)
10-15.05.
Хәйруллина Р.Ф.-татар теле укытучысы.
5
“Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре” темасына республика дәресе
14.05.2016
Идиятуллина Г.Т.-ЗДВР
Камалиева Г.З.-тарих укытучысы
-
Бердәм ТИН дәресе 29.04.2016

29 апрель Россия күләмендә барлык мәктәпләрдә бердәм ТИН дәреслере булып үтте. Без дә бу вакыйгадан читтә калмадык . Дәрес темасы итеп Ченобыль катастрофасының 30 еллыгын алдык . Безнең авылда бу куркыныч күренешне бетерүдә катнашкан Алишов Айдар абый һәм Гарафутдинов Рәүф абыйлар бар . Без очрашуга Айдар абыйны чакырдык . Ул үзенең чыгышында барлык күргәннәрен, аннан кайтканнан соң булган кичерешләрен сөйләде . Укучылар аның чыгышын йотылып тыңладылар. Аннан соң ТИН укытучысы Нурмухаметов И.А. чыгышы булды . Ул Чернобыль турында видеофильм күрсәтте . Презентациядә исә катастрофа хронологиясе һәм аннан күрелгән зыян турында сөйләде.
-
Неделя добра 26.04.2016

«Неделя добра» акциясе кысаларында Аксу урта мәктәбе укучылары мәктәп яннарын чистарттылар.
-
Конференция Л.Н. Толстого 26.04.2016

23 апреля 2016 года в Казани в гимназии № 7 Ново – Савиновского района состоялась XIV Республиканская конференция им. Л.Н. Толстого. На конференции участвовал ученик 10 класса Шарафутдинов Айнур Давлятович. Он выступил исследовательской работой на тему «Колокол звонит по каждому из нас!», опираясь на повесть А.И. Приставкина «Ночевала тучка золотая». За содержательную работу и выступление он награжден Дипломом III степени МО и Науки. Руководитель учитель русского языка и литературы Хайбуллин И.У
-
Шигырь бәйрәме. 26.04.2016

Һәр сыйныф укучысы Г.Тукайның иң яраткан шигырьләрен ятлап, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бигрәк тә Шәрәфетдинов Айнур (10 с.), Шакирова Динә (8с.), Вахитов Марат (6с.), Сабирҗанова Язилә (1с.), Самитова Алинә (1с.), Идиятуллина Иделия (3с.), Нестерова Адилә(4с.) уңышлы чыгыш ясадылар.






