Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Яфраклардан композицияләр ясыйбыз. 08.10.2013

Сары, сары, сап-сары,
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә ябыштыру шөгылендә балалар яфраклардан төрле композицияләр ясадылар.
-
Котлыйбыз! 07.10.2013

Хөрмәтле Чулпан Габдулбаровна сезне чын күңелебездән "Укытучылар көне"ндә Балтач муниципаль районы мәгариф бүлегенен грамотасына ия булуыгыз белән котлыйбыз! Сезгә тазалык-тынычлык, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә зурдан зур уңышларга ирешүегезне телибез. Шулай ук безгә тәрбиячеләргә "Укытучылар көне"ндә бәйрәм һәм Кәрим Тинчуриннын театрын күрсәтүне оештырган өчен Балтач муниципаль районы башлыгы Рамиль Рашитович Нотфуллинга һәм Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдрахманова Гөлнара Зәкәриевнага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме – лицейда. 04.10.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме укытучылар көне уңаеннан укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда үзебездә хезмәт итеп лаеклы ялга киткән өлкәннәребезне хөрмәтләү кичәсе булып узды. 03.10.2013

-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2013

Кадерле хезмәт ветераннары, өлкәннәребез! Сезне чын күңелебездән БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! Сезгә тазалык-тынычлык, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак еллар яшәргә язсын!
Картаямыни соң йөрәк
Маңгайлар сырланса да
Үтте яшлек юләрлек дип,
Җырларда җырланса да.
-
Семинар-киңәшмә 27.09.2013

Бакчабызда "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә календарь планлаштыру" дип исемләнгән район күләмендә тәрбиячеләр өчен семинар-киңәшмә булып узды.
-
Ярминкә 27.09.2013

Ярминкә, ярминкә.
Ярминкә сезне көтә.
Ярминкәдә, ярминкәдә
Күңел ачылып китә.
-
"Көзге муллык" күргәзмәсе 27.09.2013

Әти-әниләр ярдәме белән бакчабызда "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырылды. Семинарга килгән тәрбиячеләргә дә күргәзмә бик ошады.
-
Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! 27.09.2013

Кадерле ТӘРБИЯЧЕЛӘР! Сезне барыгызны да Тәрбиячеләр һәм бакча хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә тынгысыз эшегездә зурдан зур уңышлар, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Бәйрәмнәрегез котлы мөбәрәк булсын!!! Сабыйларның йөзләрендә шатлык нуры сүнмәсен.
-
Эвакуация 12.09.2013








