Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2013

Бик күп сорап аптыраткач
Тәрбияче апабыз:
“Бутыен киеп булса да,
Килер”, - диде, кыш бабагыз.
Урамда яңгыр яуганга карамастан Кыш бабай уртанчылар төркеменә килде. Бәйрәмдә балалар әкият куйдылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм азагында әти-әниләр белән әйлән-бәйләндә "В лесу родилась ёлочка" җырын җырлау нур өстенә нур өстәде. Әти-әниләребездә үзләренең балачакларына кайтып килделәр.
-
Кар бабай. 24.12.2013

Беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме Кар бабайның туган көнен саф һавада бик күңелле үткәрделәр.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 19.12.2013

Тиздән өр Яңа елга аяк басабыз. Төркемнәрдә Яңа ел бәйрәм иртәләренә әзерлек эшләре бара. Хуш киләсең Яңа 2014 ел! Төкле аягың белән!
-
Сыннар ясадык. 17.12.2013

2014 нче "Ат" елын каршылап бакчабызга кардан сыннар ясадык. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!
-
Кышлаучы кошлар. 13.12.2013

"Кышлаучы кошлар" проекты нигезендә II кечкенәләр төркеме ябыштыру шөгылендә Песнәкне ясыйлар. Балалар кышлаучы кошларның исемнәрен өйрәнәләр. Кошларга җимлекләр кирәклеген аңлыйлар.
-
Физкультура шөгылен бик ярата нәниләр. 12.12.2013

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме бик тә хәрәкәтчән, шаяннар. Физкультура шөгылен аеруча да бик яраталар. "Сочига Олимпиада 2014" кә барырга әзерләнгән вакытлары.
-
Рус теле шөгылендә 10.12.2013

Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме рус теле шөгылен бик яратып көтеп алалар. Алар тырышып русча әкиятләр, сүзләр өйрәнәләр. Балаларга рус теленнән Сәйфелганиева Миләүшә апайлары ярдәм итә.
-
Ел фасылын сүрәтлибез. 05.12.2013

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме бик тырышып кышны сүрәтли.
-
Кыш бабай могҗизалары белән танышабыз. 04.12.2013

Уртанчылар төркемендә Кыш бабабыз яудырган кар, боз үзенчәлекләре белән танышуны дәвам итәбез.
-
Прогулка вакытында 27.11.2013

Кар яуган, яуган.
Мамык кебек кар,
Ап-ак булганнар
Урманнар, кырлар.







