Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Рәсем конкурсында катнаштык 31.01.2014

Безнең бакча балалары бик тырышлар. Тырышып рәсемнәр ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Уртанчылар һәм зурлар/мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бөтен Россия буенча үткәрелгән "Осень по земле шагает" конкурсында катнашып, таныклык белән бүләкләнделәр.
-
Әлфия апабыз янында. 29.01.2014

Кыш айларында салкын тиюләр күбәя. Салкын тиюдән саклану өчен шәфкать туташы Әлфия апабыз үзенең киңәшен бирде. Компьютерда утырмаска, саф һава суларга, чанада шуарга, суган -сарымсак ашарга кирәклеген аңлатты.
-
Конкурс үткәрдек 24.01.2014

Табигатебез үзенең хозурлыгы, матурлыгы белән безне сихри әкияти дөньяга алып кереп безне таң калдыра. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында "Кышкы матурлык" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балалар кышкы матурлыкны рәсемнәрдә чагылдырды.
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен беләбезме? 22.01.2014

Уртанчылар төркемендә "Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?"дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
Юлда йөрергә өйрәник 20.01.2014

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме "Юлда йөрергә өйрәнәбез" проекты кысаларында юл кагыйдәләре, билгеләре белән танышуларын дәвам итәләр.
-
Прогулка вакытында 08.01.2014

Әй, рәхәт тә соң урамда! Кыш бабайның чеметүеннән курыкмыйбыз, саф һавада рәхәтләнеп уйныйбыз.
-
Яңа 2014 нче ел белән! 01.01.2014

Яңа ел белән,туганнар!
Яңа ел белән, дуслар!
Яңа ел белән, күршеләр!
Яңа ел белән!!!
Кадерле дуслар! Сезне барыгызны да Яңа 2014 нче ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә тазалык-тынычлык, бәхет-шатлык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз! Ат елында аттай кешнәп, җир җимертеп эшләргә язсын! Күгебез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Кыш бабай 27.12.2013

Бигрәк юмарт булып чыкты әле Кыш бабай. Бәйрәмнәребез дәвам итә. Бүген беренче һәм икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме булып узды. "Кыш бабайның югалган бияләе" дип исемләнгән бәйрәм иртәсендә балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Куян кызы әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Яңа ел могҗизасы 27.12.2013

Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә дә балалар яратып көтеп алган "Яңа ел маҗаралары" булды. Яңа елда нинди генә маҗаралар булмый.
-
Кыш бабай килде кунакка 26.12.2013

Җепшетте, яңгыр ява дип тормады, Кыш бабабыз иң кечкенәләрнең икенче төркеменә кунакка килде. Балалар үзләренең һөнәрләрен Кыш бабайга күрсәттеләр.







