Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әтиләргә бүләк ясадык. 17.02.2014

Безнең ясаган бүләкләргә
Әтиләребез шатланырлар,
Менә ничек тырышканнар
Безнең балалар диярләр.
Уртанчылар төркеме үз куллары белән әтиләренә "Ватанны саклаучылар" көненә бүләк әзерләделәр.
-
Сәламәт гаиләдә - сәламәт бала! 14.02.2014

Безнең балалар бакчасында Салавыч авылының баһадир, батыр көрәшчесе - спорт остасы Апанов Айрат Павлович белән очрашу булып үтте. Балаларга Айрат абыйлары үзенең медалләрен, дипломнарын күрсәтте, спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.
-
Котлыйбыз! 13.02.2014

Балтач муниципаль районында үткәрелгән "Россия чангы юллары - 2014" тә катнашып бакчабыз мөдире Закирова Лилия Ринатовна II урынны яулады! Хөрмәтле Лилия Ринатовна Сезне чын күңелебездән 2 урынны алуыгыз белән котлыйбыз! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә зурдан зур уңышлар теләп калабыз! Сезне ихтирам итеп "Салавыч балалар бакчасы" коллективы.
-
Сколиоздан сакланыйк!
13.02.2014
Безнең балалар бакчасында сколиоздан саклану буенча шәфкать туташы белән берлектә сәламәтләндерү гимнастика чаралары үткәрелә. Бу гимнастика вакытында сколиоздан саклану буенча төрле күнегүләр ясала.
-
Заманча әкиятләр илендә. 11.02.2014

Балалар бакчасында "Заманча әкиятләр илендә" проекты кысаларында балалар заманча әкиятләр карыйлар. Балаларга рус һәм татар телендә заманча әкиятләр бик ошый, күңелләренә хуш килә.
-
Очрашу 10.02.2014

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Салавыч авылы китапханәчесе белән очрашу булып узды. Балалар китапларны ничек сакларга кирәклегенә төшенделәр.Балаларда мәктәпкә кергәч китапханәгә йөрү теләге уятылды.
-
Чаӊгы юлы-2014! 08.02.2014

Татарстан чаӊгы юлы-2014 массакүләм чаӊгы ярышыннан без дә читтә калмадык, коллектив белән чаӊгыга бастык!
-
Тәҗрибә үткәрәбез. 05.02.2014

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме табигать почмагында тәҗрибә үткәрә. Суган һәм солы үсешен күзәтү вакытында.
-
Бакчабыз буйлап экскурсия. 04.02.2014

"Хезмәт төбе- хөрмәт"проекты кысаларында балалар бакчадагы эшләүче апайларның эшләре белән танышып экскурсия ясап йөриләр. Бигрәк тәмле пешерәләр безнең повар апаларыбыз!
-
Җиңүчебез. 03.02.2014

Бөтен Россия буенча үткәрелгән "Осень по земле шагает" рәсем конкурсында катнашкан Апанов Айзат III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны конкурска әзерләгәне өчен I квалификацион категорияле тәрбияче Закирова Чулпан Габдулбаровна Грамота белән бүләкләнде.







