Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әнием
05.03.2014
5 нче март 2014 көнне I кечкенәләр төркемендә "Әнием" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар әниләр турында шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
1 март - Яз бәйрәме. 01.03.2014

Менә үзенең салкыннары, карлары белән Кыш айлары үтеп тә китте. Кадерле дуслар! Сезне чын күңелебездән 1 март - яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яздай яшәреп, кояш кебек балкып яшәргә язсын.
-
Кышны озату "Нәүрүз мөбәрәкбад" бәйрәме 28.02.2014

Бүген бакчабызда Кышны озату "Нәүрүз мөбәрәкбад" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм саф һавада спорт ярышлары, җыр-бию белән үрелеп барды.Балалар тырышып спорт уеннарында катнаштылар. Бәйрәмнең иң кызыгы Кыш бабабыз белән Язның тартышуы булгандыр.
-
Созвездие - Йолдызлык - 2014 25.02.2014

Салавыч мәдәният йортында булып узган Созвездие - Йолдызлык - 2014 конкурсында безнең балалар бакчасыннан "Балачак" ансамбле катнашты. Алар җыр "Үз җырыбыз булсын әле", бию "Сипкелләр" номинациясендә чыгыш ясадылар.
-
Экскурсия 21.02.2014

Уртанчылар төркеме "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан Салавыч авылы һәйкәлендә һәм китапханәдә экскурсиядә булдылар. Аларны Райлә һәм Фәния апайлары җылы каршы алдылар. Балалар армия турындагы белемнәрен киңәйттеләр.
-
Фото күргәзмә 21.02.2014

Балалар бакчасында "Безнең әтиләребез", "Безнең малайлар" - дип исемләнгән фото күргәзмә оештырылды.
-
"Без әтине яратабыз" 20.02.2014

Бүген уртанчылар төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан "Әтием горурлыгым!"-дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әтиләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Әтиләребездә төрле ярышларда катнашып үзләрен сынатмадылар.
-
Медосмотр 20.02.2014

Балалар бакчасы Балтач муниципаль районы больницасы белән бик тыгыз элемтәдә эшли. Балаларыбызның сәламәтлекләрен тикшерергә табиблар килделәр.
-
Солдат абый бездә кунакта 19.02.2014

Бүген безнең балалар бакчасында "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан Солдат Ришат Хөрмәтуллин белән очрашу булып узды.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу. 18.02.2014

Бүген бакчабызда полиция хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килгән кунакларга һәм әтиләргә "Юлда йөрсәң бул өлгер!" -дип исемләнгән бәйрәм иртәсе күрсәттеләр.Полиция хезмәткәрләре үз чиратында балаларга әти-әниләре белән юлда җайлап йөрергә, машиналарда автокресло булдыруны тагын бер кат әйтеп үттеләр.







