Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Тәҗрибәләр үткәрәбез. 30.10.2013

Без табигать почмагында тәҗрибәләр үткәрергә яратабыз. Менә утырткан суганыбыз да нинди зур булып үсте. Суык тиюдән, грипптан саклый.
-
"Шофёрлар көне" белән! 28.10.2013

Утырам машинага
Китәм ерак-еракка
Беркөнне барып килдем
Әбиләргә кунакка.
Кадерле әти-әниләребез, сезне чын күңелебездән "Шофёрлар көне" белән котлыйбыз! Юлларда исән-сау гына, хәвеф-хәтәрсез генә йөрегез!
-
Туган көнең белән! 25.10.2013

Уртанчылар төркеменә йөрүче Фатыхов Фәннүрнең туган көне булды. Кечкенә дустыбыз Фәннүр. Сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа тазалык, бәхет - шатлык, әти-әниеңә игелекле һәм тәүфыйклы бала булып үсүенне телибез.
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2013

нче кечкенәләр төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Корбан ашы 24.10.2013

Бүген бакчабызда балаларга Корбан ашы үткәрелде. Балаларның күңелен күргәне өчен, корбан итләре белән сыйлаган өчен "Татарстан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Айнур Рамиль улы Нотфуллинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Әхлак тәрбиясе 24.10.2013

Балалар дин- әхлак тәрбиясенә яследән үк өйрәнә.
-
Рус телен бик яратабыз. 23.10.2013

Мультфильмнар карый-карый рус телен өйрәнәбез. Безне рус теленә өйрәткән Миләүшә апабызга бик зур рәхмәт әйтәбез!
-
Татарча да яхшы бел! 21.10.2013

Туйганчы уйнар идек тә,
Безнең шул вакытыбыз тар.
Татарча аваз, иҗекләр
Безнең өйрәнәсебез бар.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татарча методик дәфтәрнең биремнәрен эшләргә бик яраталар.
-
Бәйрәм белән! 15.10.2013

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелебездән изге Корбан гаете белән котлыйбыз! Сезгә: эшегездә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак еллар яшәргә язсын! Күкләребез аяз, йөргән юлларыбыз тигез, илләребез тыныч булсын. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
-
Мультфильмнар илендә. 10.10.2013

Мультфильмнар илендә йөрүебезне дәвам итәбез.







