Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
8 март - бүген бар да шат. 8 марта - все рады. 06.03.2018

8 Март балалар өчен әни бәйрәме. Кадерле кешеләребезне кунакка эндәшеп бәйрәм белән котладык. Матур җырларыбыз, дәртле биюләребез белән сөендердек. Үз кулларыбыз белән ясаган открыткалар ямь өстенә ямь өстәде.
Язның беренче бәйрәме
Сезгә бүләк, әниләр!
Чөнки тормышның яме
Сез ул, Әниләр!
-
Иң зур бәхет. Самое большое счастье.
06.03.2018
Бакчабызның иң нәни балалары "Иң зур бәхет" дип исемләнгән бәйрәм иртәсендә үзләренең яраткан әниләрен язның беренче бәйрәме - 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Әниләр балалар чыгышыннан бик канәгать калдылар.
-
Исемең матур. Красивое имя. 01.03.2018

Балаларны үз исемен, әти-әнисенең, иптәшләренең исемнәрен хәтердә калдырырга, эндәшкәндә ачык, аңлаешлы итеп исеме белән эндәшергә өйрәтү.
-
Әтием - горурлыгым. Папа - моя гордость. 22.02.2018

Нәниләр төркемендә бәйрәм уңаеннан "Әтием - горурлыгым" дигән бәйрәм иртәсе узды. Балалар әтиләрен үзләренең җырлы-биюле уеннары, шигырьләре, җырлары белән куандырдылар. "Теремкәй" әкиятен уйнау бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
-
Әтием бәйрәме. Праздник папы. 22.02.2018

Бүген уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар әтиләрен, бабайларын "Ватанны саклаучылар" көне белән котладылар.
-
23 февраль. 23 февраля. 22.02.2018

Бүген безнең бакчада
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде.
Кадерле әтиләр! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Бөтен халык бәйрәменә әверелгән бу көндә Ватанны яклау, аның гражданнарының иминлеген саклау, тыныч вакытта халыкка һөнәре белән хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган әтиләребезне бик яратабыз!
-
Витаминнар. Витамины. 19.02.2018

Уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар бергәләшеп суган утырттылар.
-
Муса Җәлилне искә алу 15.02.2018

15 нче февраль Муса Җәлилнең туган көне. Балаларда бөек шагыйребез, татар халкының герой улына ихтирам уяту максатыннан бүген нәниләр төркеме балалары белән әңгәмә үткәрелде. Шагыйрьнең бай эчтәлекле шигырьләрен балалар күңел биреп, бик яратып тыңлыйлар.
-
Чаңгы юлы - 2018 10.02.2018

Бүген коллектив белән чаңгы юлына чыктык. Кышкы табигатьнең матурлыгына, сафлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял иттек.
-
Кызлар - йолдызлар! 08.02.2018

Бүгенге көн нәниләр төркемендә "Кызлар көне" исеме белән билгеләп үтелде. Кызларыбыз без - әниләргә якын дус һәм булышчылар. Без сезгә сәламәтлек телибез!









