Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Өмә. - Субботник. 05.05.2018

Яз көне, карлар эрегәч, үзең эшләгән территорияне чүп-чардан чистарту - гомер-гомергә килгән күркәм гадәт. Без дә бүген коллектив белән бакчабызның тирә-ягын кипкән үләннәрдән, җил белән очып килгән чүпләрдән чистарттык.
Сегодня в нашем детском саду прошел субботник, в котором принимали участие все сотрудники детского сада. Все с удовольствием приводили в порядок нашу территорию: собирали мусор, сгребали прошлогоднюю листву и траву и т.д. Везде чисто и сказочно красиво.
-
Без замана баласы! - Современные дети! 28.04.2018

Ул көнне коеп яңгыр яуды. Бер минутка да туктамады ичмасам. Шуңа да карамаствн, Бөрбаш авылы клубына халык агылды. Анда балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балаларының иҗат концерты иде. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, моңлы көйләр, биюләр, костюмнар халыкны мәшәкатьләрдән арындырып, күңелле ял иттерде. Балалар белән бергә тәрбиячеләр, хезмәткәрләр җырладылар, биеделәр, уйнадылар.
В Бурбашском доме культуры состоялся отчетный концерт на тему "Современные дети". В концерте принимали участие воспитанники всех возрастных групп, воспитатели и сотрудники сада.
-
Әй ярминкә, ярминкә... Ярминкә сату итә...-Народ собирается, ярмарка открывается.
27.04.2018
Бүген бакчабызда әти-әниләр, балалар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр, бакча көче белән әзерләнгән ярминкә гөрләде. Берәү дә буш кул белән китмәде. Товар төрлелеге белән аерылып торды, сатып алучыларның күңеленә хуш килде.
Сегодня побывали на настоящей ярмарке, организованной с большой помощью родителей, бабушек и дедушек наших воспитанников. В этот день взрослые и дети покупали приглянувшийся товар: ароматные булочки, сладкие пироги, печенья, конфеты, рассады, цветы.
-
Иске батарея - табигатьнең дошманы. - ТБО - враг природы. 13.04.2018

Туган як табигатен саклау - һәрберебезнең бурычы. Тәрбиячеләрнең бурычы: яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү. Бакчабызда "Иске батарея - табигать дошманы" исемле эко-акция старт алды һәм бу эшкә битараф булмаган һәр кеше иске батареяларны тупларга тотынды. Бармак кадәрле бер батарея тереклек дөньясына аеруча зур куркыныч тудыра.
-
Котлыйбыз! - Поздравляем! 10.04.2018

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мөхәммәтфатих кызы Исрафилова Раилә "Тылсымлы куллар" балалар журналы редакциясе тарафыннан оештырылган III Республика иҗади бәйгесенең "Тапкырлар аланы" номинациясендә җиңеп, III дәрәҗә Лауреат исемен яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Раиләне җиңүе белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.
-
Экологик тәрбия. - Экологическое воспитание. 06.04.2018

Иртә язда клумбаларга утырту өчен орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез. Балалар табигать почмагында бик теләп эшлиләр. Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра.
-
2 апрель - халыкара балалар китабы көне. - 2 апреля - день книги. 02.04.2018

Нәниләр төркеменә йөрүче балалар 2 апрель - халыкара балалар китабы көне уңаеннан махсус балалар өчен язылган китапларның матур рәсемнәрен карап, Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сорауларына җавап бирделәр.
-
Сыерчыкларга бүләк. - Подарок скворцам. 29.03.2018

Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз ул сыерчык. Матур сайравы белән сокландыра, басу-бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә бу тиктормас кош. Язын сыерчыкларның кайтуын көтеп алабыз. Әтиләребез белән бергә бүләк тә әзерләдек үзләренә. Сайрауларын, оя сайлауларын, җим ташуларын күзәтеп торырбыз.
-
Нәүрүз котлы булсын! - Поздравляем! 26.03.2018

Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм -
Нәүрүз бүген бездә!
Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Бүген без Нәүрүзбикәне каршы алдык. Ул безгә бик күңелле уеннар алып килгән иде. Рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
Мин һәм Кызыл китап. - Я и Красная книга. 23.03.2018

Уртанчылар төркеменнән Гильмуллин Солтан, мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Хөсәенов Гадел, Хәйруллин Рүзәл "Мин һәм Кызыл китап" иҗади кул эшләре бәйгесендә катнаштылар. Аларның эшләре югары бәяләнде, балалар диплом белән бүләкләнделәр. Әлеге бәйге аша балаларның экологик белемен ныгыту, Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максаты куелган иде.









