Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Хоккей тренеры белән очрашу 12.02.2014

Бүген бакчабыз балалары хоккей тренеры Вәлиев Рөстәм Шәйдуллович белән очраштылар. Тренер аларга хоккей серләрен аңлатты, киемнәре белән таныштырды, хоккей элементларын күрсәтте.
-
Чаңгы - 2014. 08.02.2014

Татарстан чаңгы юлы - 2014 чаңгы ярышыннан безнең коллектив та читтә калмады.
-
Без - булачак спортчылар. 07.02.2014

Олимпиада башлану уңаеннан малайлар арасында ярышлар оештырылды. Бакчабызның җитез егетләре 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Сылу кызларыбыз аларга көч биреп торды. Нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балалар аларны күзәтеп тордылар һәм тәрбиячеләре Рәсилә Габделсабир кызы нәтиҗә ясады, балаларны җиңүләре белән котлады, киләчәктә спортчылар буларак күрергә язсын дигән теләктә калды.
-
Тарихыбызны онытмыйбыз... 04.02.2014

Мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар торкемендә тәрбияләнүче балалар "Туган җирем - Татарстан" проекты барышында бакчабызның музей почмагы белән таныштылар. Тәрбиячеләре Исрафилова Раилә аларга борынгы ядкарьләр турында сөйләде.
-
Төрле-төрле машиналар... 31.01.2014

Уртанчылар һәм II кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре арасында рәсем конкурсы уздырылды. Алар 01, 02, 03, 04 хезмәте күрсәтүче машиналарны ясадылар. Бүген конкурс тәмамланды. Катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сингапур укулары... 28.01.2014

Бүген бакчабызның рус теле тәрбиячесе Хөсәенова Гөлфия Балтачның 4 нче номерлы балалар бакчасында Сингапур укуларында булып кайтты. Яңа метод тәрбиячедә кызыксыну тудырган. Ул өйрәнгәннәре, күргәннәре белән бакчабыз тәрбиячеләре белән дә уртаклашты.
-
Су - яшэу чыганагы. 24.01.2014

Мэктэпкэ хэзерлек хэм зурлар торкемендэ "Су" проекты тэмамланды. Проект кысаларында балалар белэн торле чаралар уткэрелде, эти-энилэр белэн берлектэ "Су - яшэу чыганагы" темасына рэсем конкурсы уздырылды.
-
Зур булэк 21.01.2014

Уртанчылар торкеменэ йоруче игезэк кызларнын этилэре Галиуллин Альфред Динэ хэм Дилэрэнен туган коннэре унаеннан уенчыклар шкафы булэк итте. Галиуллин Альфредка игелекле хезмэте очен зур рэхмэт белдерэбез.
-
Бүген бездә бәйрәм... 17.01.2014

Бакчабызда бүген Җәлил хәзрәт Фазлыев ярдәме белән Мәүлид бәйрәме үтте. Анда әбиләребез килде. Балалар аларга "Кадерле әбекәйләр..." дип исемләнгән бәйрәм иртәсе күрсәтте. Балаларыбызны, әбиләребезне сөендереп бәйрәм әзерләве өчен Җәлил хәзрәткә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кышның күңелле мизгелләре... 14.01.2014










