Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ата-аналар җыелышы 01.10.2014

Эштән кайтып, хуҗалыктагы вак-төяк йомышларын караганнан соң, әти-әниләр бакчага җыелышка килделәр. Бакча мөдире Розалия Харисовна аларны үткән уку елында ирешкән уңышлар, яңа уку елында эшләнәчәк эшләр белән; шәфкать туташы санитар таләпләр, туклану; өлкән тәрбияче яңа стандарт; тәрбиячеләр төркем эшчәнлеге белән таныштырдылар.
-
Көзге спартакиада - 2014. 26.09.2014

Бүген бакчабызда көтеп алган зур бәйрәм - Көзге спартакиада булды. Анда ике команда көч сынашты. Бәйрәмебезгә көннең матур булуы, әтиләрнең күпләп килүе, әбиләребезнең сынатмавы тагын да ямь өстәде. Бәйрәм ахырында Сөмбелә килеп, балалар белән уеннар оештырды, аларны көзге җимешләр белән сыйлады.
-
Алтын куллы әти-әниләр... 24.09.2014

Бакчабызда "Алтын көз" проекты старт алды. Проект кысаларында уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре арасында кул эшләре бәйгесе булып узды. Безнең уңган, булган гаиләләребез табигый материаллардан төрле кул эшләре алып килделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.
-
Кызарып алма пеште, өзелеп җиргә төште. 22.09.2014

Алма- бик файдалы, тәмле җиләк-җимеш. Безнең якларда ул күп үстерелә. Безнең бакчабыз территориясендәге алмагачлар быел мул уңыш бирде. Зурлар төркеме бакча хезмәткәрләренә алма җыюда булышты. Эш вакытында тәрбиячеләре Раилә Фатиховна алмадан нинди ризыклар әзерләп булуы хакында балаларга сөйләде. Пешекчеләр төш вакытында балаларны үзләре җыйган алма компоты белән сыйладылар.
-
Галәметдин дуслар янында... 19.09.2014

Бакчабызда ике атна "Куркынычсызлык" проекты дәвам итте. Проект кысаларында балаларга куркыныч тудыручы предметлар, электр җиһазлары, юл кагыйдәләре аңлатылды. Проектның соңгы көнендә уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Зөлфия Нургаяновна, Гөлфия Хәйдәровналар белән "Галәметдин дуслар янында..." дип исемләнгән әкият-тамаша куйды, ә зурләр һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Раилә Фатиховна әзерләгән уен-викторинада үзләренең алган белемнәрен, җитезлекләрен сынадылар.
-
Бәла-казалардан сак булыйк! 16.09.2014

Проект буенча алынган "Куркынычсызлык" икеатналыгында бакчабызда күп чаралар үтте. Эшчәнлекләрдә, иртәнге һәм кичке вакытларда әңгәмәләр үткәрелде; кул эшләре, рәсемнәр ясалды, уеннар уйналды. Әти-әниләр дә читтә калмадылар. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә шушы темага рәсемнәр ясап килделәр.
-
Авылыбыз юллары буйлап... 12.09.2014

Авылыбыз зур, юллары түшәлгән. Бүген шул юллар буйлап, "Куркынычсызлык" проекты кысаларында, зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар Раилә апалары белән матур капкалы, бизәкләп эшләнгән тәрәзәле өйләрне карарга чыктылар. Алар юл билгеләренә зур игътибар биреп, кагыйдәләрне дөрес үтәп, авылны әйләнеп кайттылар.
-
Витаминнар - безнең дуслар! 09.09.2014

Үзебез утырткан яшелчәләр, аларның ничек үсүләре һәм ни өчен кирәк икәнлекләрен аңлау максатыннан, уртанчылар төркеме, тәрбичеләре Зөлфия Нургаяновна белән, яшелчә бакчасына юл алдылар. Витаминнарның даруханәләр дә генә түгел, ә яшелчә бакчаларында да күп икәнлекләренә тагын бер кат инандылар.
-
Сайлауларны каршылап... 05.09.2014

14 нче сентябрь - Татарстан республикасы Дәүләт Советы Депутатларын сайлау көне уңаеннан бакчабыз тәрбиячеләре: Шакирова Гөлфара, Хөсәенова Гөлфия, Исрафилова Раилә агитаторлар булып авыл халкы белән киң эш алып баралар.
-
Нәниләр килде. 02.09.2014

Быел бакчабызның нәниләр төркеменә 9 бала килде. Алар тәрбиячеләре Гөлнур Самигулловна һәм Рәсилә Габделсабировна белән адаптация чорын узалар. Нәниләргә бакчада бик күңелле, алар үзләрен бик иркен хис итәләр.









