Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Максатчан экскурсия. 13.05.2014

"Исәнме, ямьле җәй!" проекты кысаларында табигатькә максатчан экскурсияләр оештырылды. Балалар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, табигатьне сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Беренче чәчәкләр... 12.05.2014

Озын яллардан килүебезгә бакчабызда беренче чәчәкләр - лалә, нәркисләр аткан. Бу чәчәкләр тирә-юньгә ямь, яктылык, матурлык биреп торалар. Һәр җирдән яз сулышы бөркелә.
-
Җиңү бәйрәмендә! 08.05.2014

Бүген бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалары авылыбызның сугышта ятып калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы митингта катнаштылар. Һәйкәлгә үзебезнең бакчада үскән яран гөлләрен куйдылар.
-
Бакчабызда язгы эшләр. 06.05.2014

Бакчабызда күпъеллык нәркиз, лалә, умырзая чәчәкләре чыкты. Түтәлләрне чистартып, чүптән арындыру, территорияне чистарту, буяу, матурлау эшләре бара.
-
Зур иҗат концерты! 30.04.2014

30 нчы апрель көнне Бөрбаш мәдәният йорты сәхнәсендә балалар бакчасы коллективының "Йолдызчыклар яңгыры" дип исемләнгән зур иҗат концерты булып узды. Яшь артистлар үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Залда алма төшәргә дә урын юк иде, балалар чыгышы көчле алкышлар белән барды.
-
Бакчабызда өмә... 26.04.2014

Язгы чүпләрдә арыну максатыннан бакча территориясендә өмә уздырдык. Бакчабыз тагын да матураеп, ямьләнеп калды.
-
Туган тел бәйрәме. 25.04.2014

Бүген бакчабызда Габдулла Тукай тууга 128 ел уңаеннан "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән бәйрәм иртәләре узды. Анда һәр төркем балалары шагыйрь әкиятләрен сәхнәләштереп уйнап күрсәтте.
-
Җиңү арты җиңү! 24.04.2014

Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләре арасында үткәрелгән "Тукай әсәрләрендә яраткан геройлар" район конкурсында безнең бакча III урынга лаек булды, мактау грамотасы һәм сертитикат белән бүләкләнде.
-
Зур җиңү! 22.04.2014

Пожар куркынычсызлыгы буенча Бөтенрәсәй конкурсының район этабында безнең бакчаның музыка җитәкчесе Галимуллин Фирдәүс җитәкчелегендә мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының кул эше "Декоратив-сәнгать эшчәнлеге" номинациясендә 298 эш арасында III призлы урынга лаек булды.
-
Тукай әкиятләре бездә кунакта... 21.04.2014

Бакчыбызда уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә "Тукай әкиятләре бездә кунакта" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәдә барлык гаиләләр дә катнашты. Без аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.









