Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
"Ак калфак"та кунакта... 18.04.2014

Бүген Балтач мәдәният йортында "Ак калфак" татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу үткәрелде. Күргәзмәгә безнең бакчадан да кулдан бизәлгән татар милли киемендәге курчаклар тәкъдим ителде.
-
Милли почмакта... 14.04.2014

I кечкенәләр төркемендә озак еллар тәрбияче булып эшләүче Фазлыева Гөлфәния Тәлгать кызы яңа милли почмак булдырды. Балаларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүдә зур ярдәмлек бу.
-
Без Казанда... 12.04.2014

Шимбә ялында бакча коллективы белән Казан шәһәренә бардык. Истәлекле урыннарда, сәүдә үзәкләрендә булып, ял итеп кайттык.
-
Апрель - Тукай ае. 07.04.2014

Тукай айлыгы башлану уңаеннан бакчабызда чаралар планы эшләнде. Шул план нигезендә, бүген тәрбиячеләр балаларны Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштырдылар һәм шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләрен, җырларын искә төшерделәр.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 27.03.2014

Мәктәпкә хәзерлек һзм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар театр көне уңаеннан нәниләр һәм уртанчылар төркеме балаларына "Шалкән" әкиятен курчаклар белән сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Яз кунаклары - сыерчыкларга оялар. 25.03.2014

Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
-
Бездә бүген - Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2014

Иркәли язгы кояш,
Барсы елмая, көлә.
Һәммәбезгә саулык, ак бәхетләр теләп,
Нәүрүз бәйрәме килә.
-
Алтын куллы әтиләр... 18.03.2014

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балаларның әтиләре төркемгә үсентеләр утырту өчен тартмалар ясап бирделәр. Барлык хезмәткәрләр һәм балалар исеменнән аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм җәй көне шушы тартмаларда үскән чәчәкләр белән бакчабызны бизәп, аларны сөендерербез.
-
Витамин үстерәбез... 14.03.2014

Уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Зөлфия Нургаян кызы белән суган утырттылар. Тәрбиячеләре балаларга суганның файдалы якларын, аны тәрбияләп үстерү серләренә өйрәтә.
-
Без - төзүчеләр... 11.03.2014

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары рус теле шөгылен көтеп алалар. Тәрбиячеләре Гөлфия Хәйдәровна аларны төрле җирләргә сәяхәткә "алып бара", "Город и транспорт" темасын узганда алар үзләре төзүчеләр булып карадылар, төсле кәгазьдән ябыштырып күп этажлы йортлар "төзеделәр".









