Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Бәйрәм белән, Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! 08.03.2014

Күңелегездә Сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә яз яме.
Җирдә яшәү - җырга әверелсен,
Котлы булсын Әни бәйрәме.
-
Әнием - кадерлем... 06.03.2014

I кечкенәләр төркемендә "Әнием - кадерлем..." дигән бәйрәм иртәсе булды.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
-
Әниләрне кадерлик... 06.03.2014

6 нчы март көнне уртанчылар төркемендә язның беренче бәйрәме 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм иртәсе булды. Балалар әниләрен, әбиләрен, апаларын үзләренең матур шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Аларга үзләренең нәни куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр.
-
Әнием бердәнберем... 06.03.2014

Мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә әниләр көне уңаеннан "Әнием бердәнберем..." дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды. Төркемдә тәрбияләнүче балалар үзләрен бар яктан да күрсәттеләр, булачак артистлар икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар.
-
"Яшел ут - 2014" 04.03.2014

Тәрбиячеләрнең "Яшел ут - 2014" конкурсының муниципаль этабында безнең бакча тәрбиячесе Гильмуллина Зөлфия Нургаян кызы беренче урынга лаек булды. Зөлфиягә республика этабында да зур уңышлар телибез.
-
Йолдызлык - 2014 25.02.2014

Бүген Салавыч мәдәният йортында "Йолдызлык - 2014" конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Безнең бакча балалары өч номер - җыр, бию, шигырь - белән катнаштылар. Яшь талантларыбыз үзләренең чыгышлары белән килгән кунакларны да, безне дә куандырдылар.
-
Ватанны саклаучылар көнен каршылап... 21.02.2014

Бүген бакчада 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күңел ачу иртәсе уздырылды. Бәйрәм иртәсе малайларның төрле ярыш-уеннарда көч сынашуы һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Әтием, синең өчен... 21.02.2014

Кадерле әтиләребез, ир-егетләребез, нәни малайларыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Бакчабызда тәрбияләнүче барлык балалар да безнең теләкләргә кушылып, әтиләрен үзләре ясаган открыткалар һәм өйрәнгән матур шигырьләре белән сөендерделәр.
-
Әтиемә бүләккә... 18.02.2014

Бакчабызның уртанчылар, зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, үзләренең нәни куллары белән, кадерле әтиләре өчен 23 февральгә бәйрәм открыткалары ясыйлар.
-
Сәламәт булыйм дисәң... 14.02.2014

Бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләр өчен саф һавада уеннар оештырылды. Ярышларда ике команда көч сынашты һәм дуслык җиңде.









