муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Әниләр бәйрәменә әзерлек 22.11.2019

Без бәйрәмнәрне бик яратабыз. Чөнки алар кешегә шатлык китерә. Тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары Әниләренә котлау открыткалары ясадылар.
Бәйрәм якынлашканда без Әниләргә озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм бары тик көләч йөзләр телибез.
Үзегезнең Әниләрегезне бәйрәм белән котларга онытмагыз! Аларга игътибар, ихтирам күрсәтегез! Шәфкатьле булыгыз!
-
Түгәрәк өстәл 22.11.2019

22 нче ноябрь көнне мәктәптә “Укучылар арасында хокук бозуларга каршы профилактика” темасына түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чарада районның төрле оешмаларыннан белгечләр катнашты. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм гаиләләр арасындагы эшчәнлекне профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Хабирова Р.Г., психолог Шаесламова М.Ф., акушер Хөсәенова Г.Р. укучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар җиткерделәр.
-
Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне 20.11.2019

20 ноябрь ел саен Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Бөтендөнья бала көненең максаты- хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, җәмәгать оешмалары, хакимият һәм һәр кешене балаларның физик һәм акыл үсеше өчен кулай шартлар булдыруга өндәү. Әлеге дата уңаеннан бүген мәктәптә “Синең хокукларың һәм бурычларың” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар китапханәдә оештырылган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.
-
Акция "Добрые крышечки" 19.11.2019

Добрые крышечки - это российский эколого-благотворительный волонтерский проект, имеющий двойную цель: сделать наш мир чище и помочь детям, которым нужна педдержка. Проект организован совместно общественным движением "Добрые крышечки" и Благотворительным фондом "Волонтёры в помощь детям - сиротам".
-
Урок цифры 18.11.2019

«Урок цифры» — всероссийская образовательная акция, в рамках которой школьники с 1 по 11 класс в игровой форме знакомятся с основами программирования и погружаются в увлекательный мир цифровых технологий. Участие в данном мероприятии позволяет каждому ученику узнать о важности развития цифровых навыков, проявить себя и познакомиться с основами программирования в доступной и увлекательной форме. А учащиеся 8 класса получили сертификат за успешное прохождение урока в рамках всероссийской образовательной акции «Урока Цифры».
-
Ни өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк? 18.11.2019

Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Ни өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк?" дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде.
-
«Вторая мировая. Эпилог». 16.11.2019

Сегодня был проведён исторический квест «Вторая мировая. Эпилог». Сценарий квеста основан на событиях, которые происходили в Нюрнберге во время знаменитого военного трибунала. Учащиеся узнали и запомнили, каким образом протекал Нюрнбергский процесс и его итоги.
-
Бөтендөнья юл корбаннарын искә алу 16.11.2019

15 нче ноябрь көнне 2-4 нче сыйныфларда "Бөтендөнья юл корбаннарын" искә алу уңаеннан сыйныф сәгате уздырылды. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре - аларның гомерләре кагыйдәләре булуы аңлатылды. Дәрес ахырында юл йөрү кагыйдәләренә карата кроссворд чишелде, укучыларның фикерләре тыңланды.
-
“Арча сандугачы” 15.11.2019

Арча сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган (“Арча сандугачы”) татар халык җырлары бәйге - фестивале булып узды. Бәйгедә 3 нче сыйныф укучысы Зәйнетдинова Гөлинә катнашып дипломант исеменә лаек булды.
-
Юлларда имин йөрик! 15.11.2019
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә ешая. Монда транспорт йөртүче өлкәннәрне генә дә гаепләп булмыйдыр, чөнки әлеге күңелсез хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләреннән, сакланмавыннан да килә.Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Юлларда имин йөрик!" дигән темага класс сәгате уздырылды. Аның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны үстерү; урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү, һәр укучыда яктылык кайтаргыч элементлар булдыру.









