муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Минем балачак шигырьләрем" 30.11.2018
Бишенче көн - "Минем балачак шигырьләрем" - балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланды. Укучылар Роберт Миңнуллин иҗаты белән таныштылар. Аның китаплары күргәзмәсен карадылар. Шагыйрьнең “Әни кирәк” җырын башкардылар. Аннан шигырь бәйгесе башланды. Укучылар бик тырышып шигырьләр өйрәнгәннәр. Арадан иң оста сөйләүчеләр билгеләп үтелде:1 урын- Гайнуллина Зөләйха, Минһаҗев Ильяс; 2 урын- Бикбаев Ильяс, Бикбаева Айзилә, Закирҗанов Кәрим; 3 урын-Дияров Риман, Камалиева Ралинә, Бакирова Инзилә; 4 урын Әхмәдуллина Алинә, Мөхәмәдиев Нияз. Котлыйбыз! -
"Дуслык серләре" 29.11.2018
Атналыкның дүртенче көнендә башлангыч сыйныфларда ачык тәрбия сәгатьләре үтте. 4 нче сыйныф "Дуслык серләре" темасы буенча мавыктыргыч һәм тәрбияви дәрес күрсәтте. Укучылар дуслык серләрен бергәләп ачыкладылар - дуслык чәчәген җыйдылар Дуслык темасына мәкальләр әйтештеләр, "Дуслык турында җыр" башкардылар. Сыйныфның дуслык символын төзеделәр, девиз уйладылар. Дәрестән укучылар күтәренке кәеф белән таралышты.Егылсаң - торып була,Торсаң - йөгереп була,Йөгерсәң - җитеп була,Дусларың гына булын!Сыйныф җитәкчесе - Минһаҗева Ч.М. -
"Күңелле стартлар" 28.11.2018
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары атналыгы бара. Бүгенге көнне спортка багышладык. Шул уңайдан спортзалда "Күңелле стартлар" ярышы үтте. "Дуслык" һәм "Ялкын" командалары үзләренең нинди җитез һәм көчле икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярыш бик күңелле, мавыктыргыч үтте.Молодцы! -
Районкүләм иншалар конкурсы 28.11.2018

Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы", "Мин гаиләмне яратам" исемендәге районкүләм иншалар конкурсында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Зилә катнашты һәм 1 нче урынны яулады. (Укытучысы – Юнысова Р.К.) Зиләне җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.
-
Всероссийский урок безопасности школьников в сети Интернет 26.11.2018
Интернет — всемирная система объединённых компьютерных сетей для хранения и передачи информации. В процессе глобализации мира и своего распространения получила названия Всемирная или Глобальная сеть.Интернет стал достоянием всего человечества. Его услугами регулярно пользуется более трети населения земного шара.Практически неограниченное и труднорегулируемое распространение сети постоянно рождает новые проблемы. Одной из главных является безопасность. Помимо получения доступа к запрещённым материалам, которые могут оказать негативное влияние, на ребёнка, существует и такое понятие, как интернет-зависимость. Она появляется тогда, когда люди начинают предпочитать Интернет реальности, проводя за компьютером большую часть жизни. Эту психологическую зависимость часто сравнивают с наркоманией. Аспектам безопасности школьников в сети интернет как раз и посвящён данный урок. -
Көрәш батырларын котлыйбыз!!! 22.11.2018

17 нче ноябрь көнне Наласа мәктәбендә 2005 нче елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында көрәш ярышы үтте. Мәктәбебезнең 4 укучысы әлеге ярышта катнашып, призлы урыннар яулады. Алар - Хөснетдинов Данис (8 кл.) - 1 урын, Камалов Илнар (7 кл.) -2 урын, Вәлиев Илмир (8 кл.) -3 урын, Бохаров Камил (6 кл.) - 3 урын. Көрәшче егетләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Волейбол ярышында 21.11.2018

Узган атнада Алексеевскийда Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында Арча районы командасы составында мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Гатауллин Радик, Яруллин Рәниф тә катнашты. Әлеге ярышта район командасы призлы 2 нче урынны яулады. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Дус сыйныф серләре" конкурсының зона этабы 20.11.2018

20 нче ноябрь көнне Урта Курса мәдәният йортында Курса Почмак, Урта Курса, Разъезд Курса, Сикертән һәм Сеҗе мәктәпләре арасында "Дус сыйныф серләре" конкурсының зона этабы булып узды. Конкурс алдыннан һәр мәктәпнең ата-аналар комитеты ясаган бай күргәзмә жюри тарафыннан бәяләнде. Визитка, проект яклау конкурсында да әти-әниләр сынатмады. Бу конкурста безнең мәктәпнең 5 нче класс укучылары, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре Гыймадиева Г.Н. катнашты.
-
«Бозда һәм суда сак бул!” - рәсем бәйгесе 19.11.2018
Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы бара. Шушы айлык кысаларында “Бозда һәм суда сак бул!” темасына рәсем бәйгесе игълан ителгән иде.Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә дә укучылар бу бәйгегә теләп катнаштылар. Көзге һәм кышкы чорда сулыкларда үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләсе буенча класс сәгате үткәрелде. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр бәйгенең район этабына тапшырылды. -
Теннис ярышында 17.11.2018

Арча укучылар сараенда мәгариф оешмаларының профсоюз хезмәткәрләре арасында теннис ярышлары үтте. Әлеге ярышта мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Г.Н. 2 нче урынны, физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. 3 нче урынны яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!









