муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Котлыйбыз!
26.01.2019
Яңа ел бәйрәме көнне төрле фәннәр буенча уздырылган олимпиадаларда актив катнашып җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. Әлеге укучыларның алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез. Молодцы!
-
Сәламәтлек-матурлык билгесе 25.01.2019

Гиппократ әйтүенчә “Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә”. Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Сәламәтлек-матурлык билгесе" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне авылыбыз фельдшеры Халилова Роза алып барды, балаларны кызыксындырган сорауларга җавапларны тормыштагы үрнәкләр аша аңлатты. Укучылар сәламәтлек һәм матурлык баскычларын яуларга өйрәнделәр.
-
"Сәламәтлек-зур байлык" 24.01.2019

Январь ае - сәламәтлек һәм спорт айлыгы уңаеннан 1-3 нче сыйныфларда “Сәламәтлек - зур байлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар “Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? “дигән сорауга бик теләп җавап бирделәр. Тормыштан мисаллар китерделәр. Дәрес презентация белән үрелеп барды.Укучыларга кешенең физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга тиешлеге аңлатылды.
-
Ленинград блокадасы - каһарманлык символы 24.01.2019
Сугышның 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән. Шәһәр өчен авыр көннәр башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калагн була. Ләкин алда-29 ай, 900 көн...Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә. Сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру; сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирелде, фильм күрсәтелде. -
Хезмәт кешене бизи 23.01.2019

Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала.
-
Сәламәтлек көн дә кирәк 21.01.2019

Яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре булдыру максатыннан мәктәбебездә әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрелә. Яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү, аларны физкультурага, спортка, сәламәтләндерү чараларына тарту һәрберебезнең бурычы булып тора. Сәламәт яшәү рәвеше булдыруда отышлы ысул – физик күнегүләр. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзеңнең организмыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә.8 нче сыйныф укучылары физик күнегүләрне теләп һәм яратып эшлиләр.
-
Кошларыбызны саклыйк! 19.01.2019
Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар ачлыктан туңып үләләр. Шуңа күрә кышын кошлар агач ботагына кунып җим эзли.4 нче сыйныф укучылары, шушыларны истә тотып, мәктәп тирәсендәге агачларга куйган җимлекләргә даими җим салып, аларны чистартып тора. -
"Талантлар Университеты" 17.01.2019

Арчаның №6 нчы мәктәбендә "Талантлар Университеты" проекты буенча укулар башланды. Әлеге укуларда мәктәбебездән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәфигуллин Н.Ф., 8 нче класс укучысы Яруллин Дәниф катнаша.
-
Итекле хоккей 16.01.2019

Курса Почмак урта мәктәбендә уздырылган зонакүләм итекле хоккей ярышында мәктәбебез егетләр командасы 2 нче урын яулады. Укытучылары – Мингазов М.В.
-
Ата-аналар җыелышы 15.01.2019

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. "Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдә гаиләнең роле" темасына Юнысова Р.К. чыгышы тыңланды. Арча гуманитар - техник техникум директоры Мамаделеева Р.Р. техникумда үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр, керү шартлары турында сөйләде. 9 нчы класста узган класс җыелышында ата-аналарга ТДИ бирү тәртибе аңлатылды, фән укытучылары имтиханнарны бәяләү нормалары, сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Калган классларда да класс җыелышлары үтте.









