Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Мәктәп бакчасында эш 06.08.2021

Җәйге чорда мәктәп бакчасында эш дәвам итә, бу атнада укучылар бәрәнге чүбен утап, су сиптеләр.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 01.08.2021

Мәктәптә хезмәт чиреге дәвам итә. Укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге практика үтәләр, хезмәт тәрбиясе алалар.
-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек дәвам итә 22.07.2021

Мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек дәвам итә. Педагогик коллектив мәктәптә ремонт , юу , чистарту эшләре белән мәшгуль.
- Прием в 1класс/ 1класска кабул итү 01.07.2021
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел! 21.06.2021

«Күбәләкләр» сәламәтләндерү лагеренда ЮИД отряды членнары белән берлектә, лагерьга йөрүче балалар өчен «Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел! дип исемләнгән профилактик чара үткәрелде.Бу чарада Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газизовна катнашты. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.Лагерьга йөрүче һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырды. Лагерьның соңгы көне бик файдалы һәм кызыклы үтте
-
Шахмат зонасы вчылу тантанасы 19.06.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы булды. Чарада Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов Вәзир Вәзих улы катнашты. Әлеге чарада шахмат зонасын оештыруны башлап йөрүче Шушмабаш урта мәктәбе директоры Шаймарданова Рәзилә Габделнуровна шахмат-җиңәргә, каршылыкларны җиңеп чыгарга һәм иң мөһим нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә торган спорт уены икәнен ассызыклады , укучыларны бу интеллектуаль спорт уенын яратырга, аның белән шөгыльләнергә өндәде. Чара укучыларның бәхетле балачак турындагы матур чыгышлары белән тәмамланды.
-
Сулыклар-табигать байлыгы 18.06.2021

"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда бүгенге көнебез "Сулыклар табигать байлыгы" дип аталды. Без балалар белән Шушма елгасына сәяхәткә бардык. Елга буйларында сулар кереп чәчрәтеп уйнадык. Тәннәребезгә шифа, көч алдык. Көнебез күңелле үтте.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерының 17 нче көне 17.06.2021

Бүген лагерьда 17 нче көн. Мәктәпнең "Самостоятельные дети" отряды лагерьга йөрүче балаларга "Россия без табака" акциясен уздырдылар.
Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап,рәхәтләнеп ял иттеләр. Көнебез бик файдалы узды. -
Хезмәт һәм ял лагереның 17 көне 17.06.2021

“SMS дети” отрядына йөрүче укучылар “Күбәләкләр” лагерына йөрүче балаларга “Россия без табака”акциясен уздырдылар.
-
Күңелле ял итәбез 16.06.2021

"Күбәләкләр" мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагеренда сәяхәтләр көне дәвам итә. Бүген без зурлар төркеме белән Шекә авылына велосәяхәт оештырдык. Ә кечкенәләр төркеме Шушмабаш авылының Биләңгәр елгасы буйлап сәяхәт иттеләр. Саф һавада төрле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттек.
Көннең икенче яртысында "Ел фасылларына сәяхәт" дип исемләнгән уенда катнаштылар. Ел фасылларының билгеләрен искә төшереп, күп сорауларга җавап таптылар. Көнебез файдалы үтте.
--
















