Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Хәрби кыр уеннары 25.05.2021

Мәктәбебезнең 10 класс егетләре район күләмендә оештырылган хәрби кыр уеннарында катнашалар. Егетләребезгә уңышлар телибез.
-
Батырларның даны мәңгелек! 21.05.2021

Безнең мәктәбебез "QR- история" республика проектында катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары Шигапов Г.ыйльметдин Шигапович һәм Нуриев Әсхәт Нурмөхәммәт .улынын каберләренә истәлекле табличкалар кую тантанасы булды. Бу мөһим һәм кирәкле чараны юнармиячеләр башкарды.
-
Ачык ишекләр көне 17.05.2021

Бүген , 17 май көнне Арча агросәнәгать профессиональ көллиятендә ачык ишекләр көне үткәрелә. Чарада безнең мәктәпнең 9класс укучылары да катнаша.
-
Җиңү бәйрәме белән!!! 08.05.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг булды. Митингта Шушмабаш җирлеге башлыгы Сагитов В.В., Арча пенсия фонды җитәкчесе Нурмухаметова Р.И. укучылар, ветераннар катнашты. Сугышта Һәлак булган бабайларыбыз батырлыгын бер минут тынлык белән искә алып, яу кырында башын салган газиз авылдашларыбызның якты истәлегенә венок куелды.
-
Тыл ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз! 07.05.2021

Бүген Шушмабаш мәктәбе укучылары тыл ветераннары , ветеран укытучыбыз Нуриева Әминә апай һәм Хадиева Зәйтүнә апайны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Тыл ветераннарыбызга тәмле күчтәнәчләр тапшырып, бәйрәм белән котлап укучылар бик матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
-
Имтиханга әзерләнәбез 05.05.2021

Май каникулларында мәктәптә эш дәвам итә. 9 нчы, 11 класс укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнә.Бүген-математикадан консультация уза.
-
Батырларга дан! 05.05.2021

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә Шушмабаш урта мәктәбенең 7 класс укучылары Шушмабаш мәдәният йорты каршындагы мемориалны җыештырып, тәртипкә китерделәр. Батырларга мәңгелек дан!!!
-
Мәктәптә язгы эшләр 04.05.2021

Мәктәп бакчасында язгы эшләр дәвам итә. Бүген коллектив түтәлләр ясау эшенә кереште.
-
"Окна Победы" 03.05.2021

Мәктәбебез "Окна Победы" акциясендә бик актив катнаша. Укучыларыбыз үзләренең тәрәзәләрен матур рәсемнәр, плакатлар белән бизәп, сугыш батырларын тагын бер кат горурланып искә алалар. Шушмабаш урта мәктәбе тәрәзәләре дә элеге ациядә катнашырга әзер!!!
-
Онытмыйбыз! 02.05.2021

Ильдус авылындагы обелиск мәктәп укучылары тарафыннан чүп- чардан чистартылып тырмаланды. тәртипкә китерелде. Бөек Ватан сугышында корбан булган ил улларына дан!!!
















