Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Заман белән бер сулышта 08.02.2022

Бүген Шушмабаш авыл җирлегендә еллык отчет сайлау җыелышы булды. Шушмабаш урта мәктәбе әлеге чарада актив катнашты. Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И.Г. ка һәм кунакларга "Үсеш ноктасы" үзәгенең эшчәнлеге тәкъдим ителде. Укучылар цифрлы лаборатория ярдәмендә төрле тәҗрибәләр күрсәттеләр, табигать фәннәреннән уңышлар барланды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
-
Әлифба бәйрәме 03.02.2022

Бүген 1 класс укучылары "Әлифба" бәйрәмендә катнашты.Укучылар үзләренең яраткан әлифбасы белән саубуллаштылар. Матур чарада укучылар үзләрен талантлы, тырыш, актив, белемле итеп күрсәтте. Балаларга һәм класс җитәкчеләре Сөнгатуллина Ф.М. зур уңышлар телибез!
-
Всероссийский исторический квест "Сталинградская битва"/Тарихи квест "Сталинград сугышы" 02.02.2022

Сталинград сугышы- Бөек Ватан сугышында иң зур бәрешләрнең берсе булган. 2 февраль- Сталинград янында немец-фашист гаскәрлэрен тар-мар иткән көн. Шушы истәлекле көн уңаеннан 5,6,7,8 класс укучылары арасында "Сталинград сугышы" тәмамлануга 79 ел уңаеннан тарихи квест үткәрелде.
-
Котлыйбыз!!! 01.02.2022

29-31 январь көнне Казанда татар теле буенча олимпиаданың республика этабы булып узды. Мәктәбебезнен 3 укучысы әлеге олимпиадада катнашты һәм сөенечле нәтиҗәләр белән кайтты. 6 класс укучысы Самигуллина И. һәм 10 класс укучысы Фаттахова А. - призерлар, 11 класс укучысы Хадиева Р-республикада җиңүче булды. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләгән татар теле укытучылары Сабитова Т.Ә. , Гобәйдуллина Э.А. ны зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Акция "Блокадный хлеб" 25.01.2022

Ленинград бокадасы-тарихның онытылмас бите булып уелган. Меңләгән, миллионлаган корбанга китергән бу вакыйганы онытырга безнең хакыбыз юк та. Шушмабаш урта мәктәбендә бу уңайдан тәрбия сәгатьләре һәм әңгәмәләр циклы дәвам итә. Бүген укучылар "Блокадный хлеб" хәтер дәресендә катнаштылар.
-
Ленинград блокадасы 21.01.2022

Бүген башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатендә Шушмабаш авыл китаханәчесе Зарипова Чулпан катнашты. Ул укучыларга "Ленинград блокадасы" темасына бик бай эчтәлекле әңгәмә тәкъдим итте.
-
Хоккей ярышы 20.01.2022

20 январь көнне Шушмабаш шугалагында Шушмабаш урта мәктәбе һәм Носы төп гомум белем мәктәбе укучылары арасында иптәшләрчә хоккей уены узды. Ике мәктәпнең уенчылары да бик матур уен күрсәттеләр. Оештыручы укытучыларга зур рәхмәт!
-
Педсовет 18.01.2022

17 января проводился очередной педсовет по теме " Формирование системы работы школы по повышению качества подготовки обучающихся к ГИА в форме ОГЭ и ЕГЭ на уровне начального, основного и среднего общего образования."
17 январь көнне чираттагы педсовет үткәрелде.
-
Тәрбия сәгатьләре 14.01.2022

Мәктәптә җомга көнне барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үтә. 10 класста "Вакыт кадере" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Вакыт бик тиз уза да китә, укуга игьтибарны арттырып, яхшы гамәлләрне күбрәк эшләргә ашыгыгыз , укучылар!
-
Каникулларда рәхәтләнеп уйныйбыз! 06.01.2022

Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Мәктәпнең башлангыч класс укытучылары укучылар өчен шугалакта төрле уеннар оештырдылар. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле ярышларда катнаштылар, тимераякта шуып сәламәтлекләрен ныгыттылар.
















