Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
4 ноябрь-Килешү һәм бердәмлек көне 29.10.2021

4 ноябрь-килешү һәм бердәмлек көне уңаеннан мәктәптә тәрбия сәгатьләре булып узды. Без үз илебезнең патриотлары булып туган йортыбызны, әти-әниләребезне, газиз Ватаныбызны саклыйк һәм яклыйк!
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 11 класс укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышта бердәм дәүләт имтиханы тапшырудагы яңалыклар, уку-укыту мәсьәләләре хакында сөйләшү булды, әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирелде.
-
"Ак чәчәкләр" акциясе 27.10.2021

Мәктәптә игелеклелек һәм яхшылык эшләү темасына класс сәгатьләре узды.Мәктәбебез укучылары "Ак чәчәкләр" акциясендә бик теләп катнашалар.Үз куллары белән төрле материалдан бик матур ак чәчәкләр ясадылар.
-
"Скажи, где торгуют смертью" акциясе 23.10.2021

Мәктәбебездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Сообщи, где торгуют смертью" акциясе булып узды. .5-11 классларда класс җитәкчеләре законсыз наркотик матдәләр әйләнеше , сату, алу, тарату өчен нинди җаваплылык каралган, наркотик матдәләр куллануның организмга тәэсире турында күп информация бирде
-
Класс почмаклары яклау 21.10.2021

Бүген мәктәбебезнең барлык класслары да класс почмаклары презентациясендә катнаштылар.Укучылар класс почмагы эшчәнлеге белән таныштырдылар, класс активы, эшчәнлек юнәлешләрен , классның бу юнәлешләр буенча ничек эшләве хакында информация бирделәр.
-
Әтиләр көне 18.10.2021

17 октябрь-Әтиләр көне уңаеннан мәктәптә бик күп акцияләр узды. Чаралар социаль челтәрләрдә урын алды. Бәйрәм белән кадерле әтиләр!
-
Олимпиадалар дәвам итә
08.10.2021
Мәктәбебездә фәннәр буенча олимпиадаларның мәктәп этабы дәвам итә. Укучылар фән олимпиадалында катнашып муниципаль этапка үтү хокукына ия булу өчен көч сынашалар, белемнәрен барлыйлар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2021

1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне уңаенннан мәктәбебез укучылары сөекле әби -бабайларына кулдан ясалган истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук һәр класс Өлкәннәр көненә багышлап видеоролик әзерләде. Кадерле өлкәннәребез! Куйган хезмәтләрегез,кылган игелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, яшьләр, сезнең киңәшләрдән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Бәйрәмегез белән!
-
Тәрбия сәгатьләре 29.09.2021

Мәктәптә начар гадәтләрне кисәтү буенча профилактик эш даими рәвештә алып барыла . Бу атнада электрон сигаретларның организмга тәэсире турында тәрбия сәгатьләре булып үтте. Класс җитәкчеләре укучыларга электрон сигаретларның зыяны турында видеоролик күрсәтте, презентация материаллары тәкъдим ителде.
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр 29.09.2021

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә. Технология дәресендә укучылар һәм техник хезмәткәрләр кишер ала, сарымсак утырта.Кишер уңышы да, сарымсак уңышы да мулдан , бу коллективның уртак тырышлык нәтиҗәсе.
















