Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Язлар саен Тукай яшәрә 25.04.2015

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә .
Быел хөрмәткә, данга лаеклы татар халкының бөек улы Г.Тукайның тууына 129 ел. Ә 15 апрельдә шагыйребез үлеменә 102 ел булды.Вакыт безне 1913 елның апреле көннәреннән ерагайткан саен,Тукай безгә якынайганнан- якыная барып,аның шәхесе,тарихтагы тоткан урыны тагын да бөек булып күренә.Шушы еллар эчендә илебез тарихында күпме вакыйгалар булып үтте.Ә Тукай шушы вакыйгаларга аваздаш булып яңа яклары белән ачыла гына бара.
Мәктәбебездә ел саен бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан төрле чаралар уздырыла.Быел да “Язлар саен Тукай яшәрә”дип исемләнгән әдәби-
музыкаль кичә үтте.Укучылар шагыйрь турындагы белемнәрен искә төшерделәр һәм тулыландырдылар,шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.Бу көнне Г.Тукайның шигырьләре татар,рус,инглиз телләрендә яңгырады.Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
Аяз булсын күгебез! 24.04.2015

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бәйрәм уңаеннан мәктәбебезнең 2 класс укучылары "Аяз булсын күгебез!" дигән баш астында ачык чара күрсәттеләр. Чарада сугыш турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Без - яшь буын, үсеп баручы буын бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел.
-
Журналист, китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу 24.04.2015

Әдәбият елы уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә үзенчәлекле,гүзәл мизгелләргә бай, әдәбият һәм сәнгать бәйрәме узды. «Карлы миләш тәме», «Томанлы төн», «Мәхәббәт аланы», «Күгәрчен оя корганда», «Ак бураннар аша», «Ефәк кулъяулык» кебек китаплар авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үткәрелде. Гөлсинә ханым Саба якларыннан ерак араларны якын итеп очрашуга килде. Очрашу кичәсе җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Язучы иҗаты белән кызыксынучы Һәркем Гөлсинә ханыма сорауларын бирде. Аның әсәрләрендәге геройлар, аларның прототиплары турында кызыксындылар әдәбият сөючеләр. Автор барысын да игътибар белән тыңлап, җентекләп җавап бирергә тырышты, әсәрләрнең язылу тарихын сөйләде. Гөлсинә ханым бүләкләр белән килгән иде. Җитәкчелек аңа рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.(очрашуны оештыручылар:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. һәм Шушмабаш авылы китапханәчесе Зарипова Ч.Ф. )
-
Конкурс"Проба пера-Герб нашей школы" 24.04.2015

В нашей школе проходит очень много конкурсов, встреч, различных мероприятий. В рамках акции Недели добра проходит конкурс-проект "Проба пера-Герб нашей школы". Учащимся предложены 25 эскизов будущего герба нашей школы.С 20 по 30 апреля идет голосование за лучший эскиз. Итоги будут подведены к 19 мая.
-
Тукайга мәдхия 23.04.2015

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукай конкурсы кысаларында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәбебездән 2 класс укучысы Хабибрахманов Айтуган (җитәкчесе - Сөнгатуллина Ф.М.), 3 класс укучысы Фаттахова Айгөл (җитәкчесе - Тазетдинова Г.Р.) һәм 8 класс укучысы Газизова Адилә (җитәкчесе - Сабитова Т.Ә.) катнашты. Аларның чыгышын тамашачы яратып кабул итте. Укучыларыбызга конкурсның сертификаты тапшырылды. Нәтиҗәләр 27 апрельдә билгеле булачак.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясе 23.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясенең "Мәрхәмәтле сүзләр көне" кысаларында, башлангыч класс укучылары арасында, Бөек Җиңүнең 70 ел уңаеннан шигырь конкурсы узды.
-
22 апрель- Бөтендөнья Су көне 23.04.2015

22 апрель - Су көне уңаеннан һәм укучыларда экологик үзаң тәрбияләү, табигатебезне, сулыкларны саклау максатыннан мәктәбебездә "Хранители воды-Суны саклаучылар" акциясе булып узды. Бу чара бөтен Россия күләмендә узган экопроект кысаларында үткәрелде. Чараны оештыручы биология укытучылары укучыларны Капа (тамчыкай) белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә алып чыктылар. Мәгълүмати презентацияләр, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде, укучыларның үз фикерләре тыңланылды.Укучылар бүгенге көндә суга кытлык кичергән регионнарны күреп, суның кыйммәтен аңладылар, никадәр зур байлык икәнлегенә төшенделәр, суны саклауга үзләреннән нинди өлеш кертә алулары хакында фикер алыштылар. Чараның ахырында һәр төркем иҗади эш башкарып, су турында үзләренең мини-проектын тәкъдим итте.
-
Күңелле сәяхәт 23.04.2015

Мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровна төрле конкурсларда җиңү яулаган укучыларның хезмәтен югары бәяли. 23 нче апрель көнне оештырылган сәяхәт тә шушы уңайдан иде. Бу көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республика күләмендәге конкурста җиңгән укучыларны районда урнашкан музейларга экскурсия белән бүләкләде. Укучылар "Әдәбият һәм сәнгать" музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович бик мавыктыргыч итеп музей белән таныштырды. Укучылар тагын бер тапкыр язучылар иҗаты белән таныштылар. Музейда фронтовик язучыларга аерым бүлмә булдырылган, укучылар ул язучылар турында да бик кызыксынып тыңладылар. Сәяхәтебез бассейнда су коену белән тәмамланды. Бу сәяхәт өчен җитәкчебезгә бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Китап сөючеләр 23.04.2015

Бүген 23 нче апрель -Бөтендөнья китап көне. Авыл китапханәсендә бу бәйрәм уңаеннан ,китап сөючеләр белән бергә китапханәче Рәзинә апабыз кичә үткәрде. Без Шекә башлангыч сыйныф укучылары шушы чарада катнаштык. Сорауларга җавап эзләдек.Яңа кайткан балалар әдәбияты белән таныштык.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә 22.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә. Бүген мәктәбебездә өлкән класс укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән "Георгий лентолары" тактылар.
















