Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Күбәләкләр" 16.06.2015

Бүген лагерьның 16 көне. Урамда бик эссе. Балалар Шушма елгасы буена сәяхәткә бардылар. Ялан аяк суда йөрделәр.Тау итәгеннән каен җиләге ашадылар.
-
"Күбәләкләр" 15.06.2015

Балалар бүген Арчага экскурсиягә бардылар. Бик ошады. Башта боз сараенда рәхәтләнеп шудылар. Көн бик эссе иде,ә боз сараенда чын кыш.Туңсалар да боздан чыгасылары килмәде. Аннан соң "Казан арты" музеена кердек. Музейда белемнәрен баетып,бик күп мәгълүмат алып чыктылар. Бик күп сораулар бирделәр,кызыксындылар. Кафега кереп тамак ялгап алгач, стадионда төрле уеннар уйнадылар. Көннәре файдалы һәм кызыклы булды.Бик канәгать калдылар.
-
"Күбәләкләр" 14.06.2015

Бүген көн шундый матур.Балалар да лагерны бик ошатып йөриләр. Лагерда бүген "Яш спортчы " көне. Көне буе төрле спорт уеннары уйнадык. Барлык балалар да спортны яраталар,уеннарда бик актив катнаштылар.
-
"Күбәләкләр" 13.06.2015

Бүген лагерның унөченче көне. Иртә белән җыелгач, балалар зарядка ясадылар. Иртәнге тәмле ашны ашап алгач, " Светофорда кунакта" дигән кичә үткәрдек. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек. Викторина сорауларына җавап бирделәр. көннең икенче яртысы да балалар өчен файдалы үтте. Күмәк иҗади эш эшләделәр. Соңыннан нәтиҗәләр ясалды.Укучыларга мактау сүзләре әйтелде.
-
"Күбәләкләр"
12.06.2015
Шушма елгасы буйлап сәяхәткә бардык. Барыбыз да кармаклар алып килгән идек, рәхәтләнеп балык тоттык. Ахырдан "кем күбрәк балык тотучы"; " кем иң зур балык" тоткан, шуларны билгеләдек. Елга буеннан арып кайтканнан соң, тәмле итеп төшке ашны ашап алдык.Өстәл уеннары: шахмат,шашка , теннис уеннары уйнадылар, кул көрәше дә оештырдык.Балаларга бүгенге көн бик ошады..
-
"Күбәләкләр"
11.06.2015
Бүген бездә поход. Биләнгәр елгасы буена походка бардык. Юлга кузгалганчы тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды,куллар куелды.Аннан соң, юлга кузгалдык. Балалар бер-берсенә комачауламыйча тезелеп кенә бардылар. Өлкәннәр казан асып пылау пешергәндә балалар төрле уеннар уйнадылар. Безнең малайлар бигрәк тә футбол яраталар,рәхәтләнеп туп типтеләр. Ранис абыйлары аларга спорт төрләренең бар кагыйдәләрен дә өйрәтә. Бик тәмле пылаудан сыйланып алгач, өйләренә таралыштылар.
-
"Күбәләкләр"
10.06.2015
Иртәдән үк көн матур тышта, ләкин бераз салкынрак. Без бүген урамда асфальтка рәсемнәр ясадык. Төрле-төрле темаларга бик матур рәсемнәр килеп чыкты. Балалар бар тырышлыкларын куеп эшләделәр.Җиңүчеләрне котлап, кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спортплощадкада станцияләр буйлап уеннар уйнап алдык. Балалар бик канәгать булып,өйләренә таралыштылар.
-
"Күбәләкләр"
09.06.2015
Бүген лагерда "нептун көне" булды. Сулыклар,диңгез-елгаларга багышланган кичә үткәрдек.Конкурслар , викториналар оештырдык. Төшке аштан соң, рәсем конкурсы үзды.Балалар рәсемнәр ясады,үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Күбәләкләр" 08.06.2015

Лагерьның сигезенче көне.Тәмле итеп иртәнге ашны ашап алгач,балалар " Алтын куллар" шәһәренә сәяхәт иттеләр. Үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр,төрле-төрле әйберләр ясарга да өйрәнделәр. Презентацияләр карадылар. Төшке аштан соң, җырлы-биюле уеннар оештырылды.
-
"Күбәләкләр" 07.06.2015

Бүген балаларга лагерьда "Рыцарьлар турниры"- ярыш үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп ярыштылар.Бер-берсенә көч биреп тордылар. Төшке аштан соң, классларда төрле эшләр белән шөгылләнделәр. Кемдер шигырь язды,кемдер хикәя,кемдер әкият иҗат итте. Кемнәрдер рәсем ясады. Соңыннан үзләренең иҗат җимешләрен иптәшләренә сөйләделәр.
















