Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Яңа уку елына әзерләнәбез 23.07.2015

Мәктәптә кызу урак өсте: ашханәдә пешекче апалар ел буена җитәрлек карлыган кайнатмалары әзерлиләр. Укучылар бакчада мәш килсә, укытучылар мәктәп эчендә мәктәпне кабул итүгә әзерләнәләр.
-
Республиканская акция "Помоги своей школе!"
15.07.2015
В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Уважаемые выпускники, поддержим Республиканскую акцию " Помоги своей школе!". Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, окажите ей помощь. Ваше добро вернется к вам бумерангом!
-
Яңа уку елына әзерләнәбез 14.07.2015

Мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек эшләре гөрләп бара. Бүгенге көндә мәктәп яны тәҗрибә участогында практика үтүче укучылар карлыган җыю белән мәшгуль ." Бакча җитәкчесе Шаймарданов Әнис Равилевич һәм Хашимова Ләлә Фуатовна белән көннең үткәнен сизми дә калабыз," -ди алар. Һава торышының көйсез торуы да бик комачаулык тудырмый. Аллы -гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчабыз, яшелчә һәм җиләк-җимешне мул бирүче тәҗрибә участогыбыз - бердәм һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
Чыгарылыш-2015 29.06.2015

Мәктәбебездә чыгарылыш кичәләре үтеп китте... Күңелләрдә зур горурлык хисе, бераз гына моңсу да. Мәктәпне бетергән чыгарылыш класс укучыларына һәм 9 классны бетереп төрле уку йортларына юнәлгән укучыларыбызга зур уңышлар телибез. Мәктәбебез ишекләре сезнең өчен ачык!!!
-
Ветеранны котладык 22.06.2015

1941нче елның 22 нче июнь көне...Шекә авылында яшәп,бүген 90 яшьлек юбилеен каршы алучы Бөек Ватан сугышы ветераны Кәримов Хәбир абый аны бүгенгедәй хәтерли.Чөнки аңа ул көнне 16 яшь тула.Сугыш башлангач та аның әтисен фронтка алалар.1942 нче елда тиф авыруыннан әнисе үлеп китә.Алар 4 бала үзләре генә яшәп калалар.1943 елда егетнең үзен дә сугышка алалар.1944 елда каты яралана,бер аягын кисәләр.Туган авылына егет култык таяклары белән кайтып төшә.1945 елда авылның уңган кызы Бибирәшидә белән гаилә корып,11 балага гомер бирәләр.Бүгенге көндә 20 оныклары,24 оныкчыклары бар.Улы һәм килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшиләр.
Хәбир абыйны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев,"Северный" ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин,Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов килде,бүләкләр тапшырды.Без дә мәктәп коллективы исеменнән ветеранны юбилее белән котлап кайттык.
Аңа бәрәкәтле гомер,сәламәтлек,тигез тормыш телибез.
-
Сау бул,лагерь! 21.06.2015

Бүген лагерьның соңгы көне. Урамда кояш,көн матур. Шуңа да карамастан балаларга күңелсез. Алар яратып йөргән лагерьлары белән саубуллаша.
Көнебезне иртзнге линейка һәм зарядкадан башладык. Иртәнге ашны ашап алгач, мәктәпнең спортплощадкасында балалар сабантуе үткәрдек. Балалар чүлмәк ваттылар,йомырка кабып йөгерделәр,күзне бәйләп әйбер кистеләр,аркан тартыштылар,биеделәр,җырладылар. Соңыннан "Сукыр самовар" уены уйнап барыбызга да кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырып сабантуйны төгәлләдек. Җәй көне үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, өйләргә таралыштылар.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 20.06.2015

Бүген безнең лагерьда " Сәламәтлек-зур байлык " дип аталган сәламәтлек көне узды. Иртәнге аштан соң, гигиена буенча профилактик әңгәмә түгәрәк өстәл артында үтте. Аннары саф һавада спорт уеннары уйнадык.
"Яшел аптека" операциясендә катнашып, бик күп дару үләнннәре җыйдык һәм аларны кибәргә куйдык.
-
"Күбәләкләр" 19.06.2015

"Гиннес рекорлары" көне. Дөньяда үзенчәлекле бер китап бар. Ул Гиннеслар рекордлары китабы дип атала. Бу китапка дөньяда иң кызыклы ,иң үзенчәлекле вакыйгалар теркәлә. Без дә бүген шундый үзенчәлекле вакыйгалар оештырырга тырыштык. Бу китапка һәр бала үзенең үзенчәлекле ягы белән теркәлде.
-
"Күбәләкләр" 18.06.2015

Бүген лагерьда "малайлар көне" үткәрелде.Малайлар төрле бәйгеләрдә катнашты,үзләренең осталыкларын күрсәтте. Соңыннан малайлар төрле уеннар уйнатты,үзләренең җыр-биюгә осталыкларын да күрсәтте. Иң оста малайларга бүләкләр тапшырылды.
-
"Күбәләкләр" 17.06.2015

Тышты салкынча,иртәдән үк яңгыр сибәләп тора. Балалар көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр. Спортзалда төрле ярышлар уздырдылар,сорауларга җавап бирделәр. Җиңүчеләр дә,җиңелүчеләр дә булмады. Дуслык җиңде.
















