Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
О проведении II Общероссийского родительского собрания
27.08.2015
27 августа 2015 года в 14.00 часов состоится II Общероссийское родительское собрание с участием Министра образования и науки РФ Д.В.Ливанова. Мероприятие пройдет в формате видеоконференции. Прямая он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Минобрнауки России в разделе "Общероссийское родительское собрание". http:// минобрнауки.рф/спецпроекты/родительское-собрание
-
Бәрәңге уңышы мул булды 25.08.2015

Бүген мәктәп бакчасында мәктәп хезмәткәрләре практикадагы балалар белән берлектә бәрәңге алдылар. Бәрәңге уңышы быел бик мулдан, йодрык кадәрле бәрәңгеләрне җыеп бетерерлек түгел. Ә ашханәдә пешекчеләр пешергән мундирлы бәрәңгенең тәмлелеге... Ел буена җитәрлек бәрәңге чүпләп , бакчадагы матурлыкка сокланып, өйләргә таралыштык.
-
Мәктәпкүләм өмә 22.08.2015

. 1 сентябрьгә санаулы көннәр генә калып бара. Укучыларны чиста мохиттә каршылау максатыннан бүген бездә мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе тәртипкә китерелде, алмагач төпләре йомшартылды, алма уңышы җыелды.
-
Волейбол 22.08.2015

Сегодня учащиеся нашей школе приняли участие в соревновании по волейболу (финал), который прошел в г. Арск. Поздравляем их достойным 3-местом. Молодцы!
-
Яшь ТНВчылар 19.08.2015

Яшь ТНВ каналында баручы "Без - Тукай оныклары" тапшыруы өчен укучыларыбыз ел дәвамында шигырьләр яздырды. Кызларыбыз Әхмәдуллина Лилия һәм Мәрьям, Елисеева Камилә, Фәттәхова Айгөл әлеге каналда диктор буларак та танылып киләләр. Менә бүген дә алар үз эшләрендә. Афәрин, кызлар!
-
Футбол 15.08.2015

Сегодня учащиеся нашей школе приняли участие в соревновании по футболу (финал), который прошел в г. Арск. Поздравляем их достойным 2-местом. Молодцы!
-
Мәктәпкүләм өмә 15.08.2015

Бүген мәктәптә өмә оештырылды. Мәктәп хезмәткәрләре мәктәп яны территориясен тәртипкә китерделәр.Матур, чиста, ерактан ук балкып, гөл-чәчәкләргә күмелгән мәктәбебез укучыларын кабул итәргә әзер!
-
Шушмабашта спорт бәйрәме 13.08.2015

12 августта Шушмабаш мәктәбе спорт мәйданчыгында 8 август - физкультурниклар көне уңаеннан спорт бәйрәме узды. Шушмабаш, Апаз, Хәсәншәех, Носы мәктәпләреннән килгән спорт яратучы балалар футбол буенча зона ярышында катнаштылар. Кикеренке уенда 1 урынга Шушмабаш, 2 урынга Апаз, 3 нче урынга Носы командалары лаек дип табылды. Әлеге бәйрәмдә авылдашыбыз, Арча районының гер күтәрү федерациясе президенты Гомәров Рөстәм Кәлимуллович гер күтәрү буенча ярыш оештырды. Ярышта җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерде. "Таттелеком" компаниясе исә балаларга чын-чынлап зур бәйрәм ясады: төрледән-төрле конкурслар, кызыклы уеннар, матур-матур бүләкләр, искиткеч концерт программасы әлеге спорт бәйрәмен тагын да матурайтты. Шушмабаш мәктәбе коллективы, авыл халкы чараны оештыручыларга олы ихтирамын, тирән рәхмәтен җиткерде.
-
"Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш!" 11.08.2015

11 август көнне безнең мәктәптә “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ акциясе кысаларында зур бәйрәм уздырылды.Арча муниципаль районы башкарма комитеты яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча бүлек җитәкчесе Сагитов Зиннур Вазих улы быел 1 класска укырга баручы балаларга мәктәп сумкасы һәм уку әсбаплары бүләк итте. Бәйрәмдә Шекә, Носы, Сәрдәбаш мәктәбеннән дә балалар катнашты. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Безнең нәни дусларыбызны сөендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән укучыларыбызга ак юллар теләп калабыз.
-
Суган уңышы мул булды 06.08.2015

Һава торышының тотрыксыз булуына карамастан мәктәп бакчасындагы суган бик яхшы уңыш бирде. Түп-түгәрәк, зур, барысы да бер зурлыктагы суганнарны җыю күңелгә рәхәтлек бирде.Тәрбия һәм күңел җылысыннан башка мондый уңышны җыеп булмый шул!
















