Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"акциясе 11.08.2017

Бердәм Россия партиясе үткәргән "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе елда үзенең игелекле эшен башкарып килә. Быел да безнең Шушмабаш урта мәктәбендә Носы,Шекә,Шушмабаш мәктәпләренә 1 сыйныфка укырга килүче 11 балага уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр. Арча районының Бердәм Россия партиясеннән килгән Тәлгать Тахирович балаларга , әти-әниләргә,укытучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде. Мәктәбебезнең директоры Рәзилә Габдельнуровна килгән кунагыбызга үзенең чиксез рәхмәтен белдерде. Әти-әниләр, балалар исеменнән Динә Габдулхаковнада үзенең зур рәхмәтен әйтте. Балалар тырышып укырга сүз бирделәр.
-
Сарымсак уңышы куанырлык булган 10.08.2017

Мәктәп яны бакчасында укучылар тырышып сарымсак җыюда катнаштылар. Сарымсак уңышы мулдан булган.
-
Суган уңышы мулдан. 09.08.2017

Эш атнасының бүген өченче көне. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз,техник хезмәткәрләр берлектә мәктәптә бүген суган җыеп алдык.
-
Без чәчәк бакчасында. 08.08.2017

Безнең мәктәп яны гөлбакчаны хәтерләтә. Нинди генә чәчәкләр үсми биредә.Күз явын алырлык, һәрберсе янына килеп аларның хуш исләрен иснәп, матурлыкларына сокланып китәсе килә. Бүген укучыларыбыз чәчәкләр арасында үскән чүп үләннәрен утадылар, сулар сиптеләр.
-
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
07.08.2017
Менә тагын эш атнасы башланды. 7-12 июль көннәрендә укучыларыбыз Гүзәл Наиловна җитәкчелегендә мәктәп яны бакчасында үзләренең тырыш хезмәтләрен куячаклар. Бакчада җәйге эшләр тулы көченә дәвам итә. Матур гына үсеп килүче яшелчәләр, күзләрне иркәләүче чәчәкләр – барысы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
Бердәм хезмәтнең нәтиҗәсе дә күркәм була
01.08.2017
Җәйге каникул айларында да мәктәп яны тәҗрибә участогында актив хезмәт дәвам итә. Җирне әзерләп һәртөрле яшелчәне утыртканнан соң су да сибәсе булмады бит быел. Явым- тәшем шулкадәр мулдан булды яшелчәсе дә, янәшәсендә чүбе дә күкрәп үсә. Яңгырлар озак вакыт бакчага керерлек итмәде, ни бары июньнең уннарыннан соң гына, икенче тапкырын җиң сызганып эшкә тотынырлык булды. Әйе, чын мәгънәсендә кызу эш кайнады бу чорда. Бакча җитәкчесе Әнис Равилевич контрольлегендә, график нигезендә балалар белән берлектә тырышып эшлэргә өлгерделәр: Ләлә Фоатовна,Рузилә Рафиковна, Рәмлә Равилевна, Эльвира Альбертовна һәм Тәслимә Әфләтуновналар. Әлеге укытучылар үз атналарындагы укучыларны барлап, аларның иминлеген кайгыртып, хезмәтне саклап, үзләре дә укучылар белән янәшәдә бик теләп булсын диеп, тырышып эшләделәр. Ул арада булмады барлык коллективыбыз җыелып бердәм итеп күп эшләрне күмәкләшеп тә башкарып ялт итеп куйдык бакчабызны. Участоктагы һәр эш - бакчачылык серләрен, агрономия фәнен яхшы белгән, ару -талусыз хезмәте, киңәше белән һәрберебезгә үрнәк, ярдәмчел, үз тәҗрибәсен теләп,яратып уртаклашучы чын бакчачы - Әнис Равилевичның эш планы нигезендә алып барыла. Киңәшле эш таркалмас, - ди борынгылар. Алла боерса мул уңышыбызны да имин җыярга, яратып ашарга насыйп булсын гына - дигән теләктә калабыз.
-
Ялың ничек коллега?
01.08.2017
Кышын - агроном, җәен - укытучы булыр идем,- дигән ярым шаяру әйтем дә бар бит. Әмма нигәдер, хәзер кышлар да, җәйләр дә кыска кебек, вакыт чаба, без куабыз... Еллар арты еллар үтә. Бик озын кебек тоелган укытучы яллары да шундый тиз уза ахыры. Укытучының да барысына да өлгерәсе килә: каралты - кура, бакчасы, каз -үрдәк, чебешләр, җиләкле болыннар, су буйлары, печәне, кайнатма -салатлары.... әз генә булса да яллары. Хөрмәтле коллегаларым, һәрберсенә җитешергә теләп, үзегезне саклап, якыннарыгызның барлыгын, кайгыртуын тоеп, гел шулай тормышны яратып, күркәм яшәгез. Имин очрашулар, матур эшләр, тыныч тормыш көтсен һәммәбезне дә!
-
Классташлар - сез кайда? Укытучым, хәлең ничек?
30.07.2017
Классташлар очрашырбыз,- диеп таралышабыз да, ни арада гомер үтә... Бер ел,ике, өч, биш, ун ... Әйе, тикмәгә генә кеше гомерен аккан сулар белән тиңләмиләр бит... Әле генә син озатып, борчылып калган егет- кызлар, күр нинди чибәр, күркәм булганнар, югары белем алганнар, гаилә корганнар, ул - кызлар үстерәләр, матур итеп яшиләр, эшлиләр. Ә син шуны теләгән идең түгелмә соң Укытучы? Укытучым, хәлең ничек? - дигән сорауны ишетү иң зур куанычтыр ул мөгаен. Унбиш ел вакыт йөгереп үткән дә киткән. Менә бүген яшь коллегабыз Гүзәл Рузалевна классташлары белән класс җитәкчеләре - Чулпан Миннуловна һәм Эльвира Альбертовналарны очрашуга чакырдылыр.Күпме хәтирәләр, истәлекләр яңарды, елмаю, эчкерсез аралашу - һәрберсенә яшәү дәрте өстәде, күңелләрендә горурлык уятты. Очрашып хәлләр белешеп яшәргә алга таба да шулай һәркемгә насыйп булсын.
-
Җиләкле җәй
26.07.2017
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы җәй яңгырларга бик бай булды. Яңгыр булган елны җиләк куп була. Шунлыктан балаларыбыз болын буйлап сибелеп, әти-әниләр белән берлектә рәхәтләнеп җиләк җыя. Яңа уку елын тагын да чыныгып, сәламәтлекне ныгытып каршы алабыз.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә
24.07.2017
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Бүген укытучы А. Р. Шаймарданов җитәкчелегендә сарымсак аралары эшкэртелде.
















