Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Азимут төшке аштан соң
16.06.2017
Төшке аштан соң укучыларыбыз АК-47 автоматын сүтеп-корырга өйрәнделәр һәм лагерыбыздагы ин оста сүтеп-коручыны билгеләдек.
-
Азимут төшке аштан соң
16.06.2017
Төшке аштан соң практикант кызыбыз Абдуллина Лилия балалар белән "Повышение уверенности" исемле тренинг үткәрде.Бу тренингта балалар бик теләп катнаштылар, уеннарда актив булдылар.Һәр уен саен нәтиҗә ясалып барды бу биктә отышлы булды.Балалар бик канәгать калдылар
-
Лагерь ачылу тантанасы 15.06.2017

Кичке аштан соң укучыларыбыз белән лагерь ачылу тантанасына җыелдык.Тәрбиячеләребез балаларга бик матур ачылу тантанасы әзерләгәннәр иде.Бәйрәм барышында лагерь ТВ эшләде, балалардан төрле интервьюлар алынды,рекламалар ясалды.Бәйрәм балалар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Хезмәт һәм ял лагерендә кинофильм карау
15.06.2017
Көнне иртәнге зарядка белән башлап җибәргәннән соң бакчада тырышып эшләп кердек.Төшке аштан соң Бөек Ватан сугышына багышланган кинофильм карадык.Бу фильмны карагач балалар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүматлар тупладылар.Көн бик кызыклы һәм файдалы үтте
-
"Азимут" лагерен ачу 15.06.2017

Бүген көтеп алынган Азимут лагерыбыз ачылды.Балаларны матур гына каршы алып торасы урыннарыбызны палаткаларыбызны урнаштырдык.Урнашып беткәннән соң танышу өчен төрле уеннар уйналдык һәм кичке лагерыбызның ачылу тантанасына әзерләндек.
-
Лагерь дәвам итә 14.06.2017

Лагеребызның 14 нче көне иртәдән бик күңелле башланып китте. Көн матур, җылы булгач,урамда хәрәкәтле уеннар уйнап "Күңелле стартлар" уздырылды.Балалар бик теләп ярыштылар. Көннең икенче яртысында "Донорлар көне" уңаеннан тәрбия сәгате үткәрелде. Көн ахырында рәсемнәр ясап рәсем күргәзмәсе оештырылды. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Хезмәт һәм ял лагере 14.06.2017

Көн иртәдән яңгырлы булу сәбәпле укучыларыбыз мәктәп эчендә эшләделәркөн матурлангач эшне бакчада дәвам иттек. Төшке аштан соң укучыларыбыз белән баскетбол ярышы уздырдык.
-
Хезмәт һәм ял лагерендә "Экология көне" 13.06.2017

Иртәнге зарядкадан соң, тәмле ашлар белән сыйлангач "Экология көне" уздырылды.Шул уңайдан экологик рейдлар үткәрелде.Балалар белән авылыбызның чишмәләрен тәртипкә китердек
-
"Балыкчылар көне" 13.06.2017

Бүген "Күбәләкләр" лагеренда "Балыкчылар көне" уздырылды. Шул уңайдан Шушма елгасына экскурсиягә бардылар. Анда күп итеп балык тотып, "Иң зур, иң күп балык " тотучылар билгеләнде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр,хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
"Россия көне" 12.06.2017

Көн бик матур.Балалар иртәнге аштан соң мәктәп бакчасында хезмәт куйдылар.Укучылар эшләгән вакытта тәрбичеләреннән төрле эш күнекмәләренә өйрәнәләр.Төшке аштан соң "Россия көне" уңаеннан "Свободная Россия" исеме астында әңгәмә үткәрелде
















