Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2017

Бүген лагерьның 12 нче көне - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Һәрбер кеше үзенең туган илен,җирен һәм аның тарихын белергә тиеш.Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. " Минем илем - Россия" дигән темага тәрбия сәгате уздырдык. "Туган илем- Россия" интеллектуаль уен уйнадык, рәсем конкурсында катнаштык.
Карта буйлап Россиянең шәһәрләренә сәяхәт иттек,елгалары-күлләре,урман-чүлләре белән таныштык. Балалар Россия символикалары турында белемнәрен тулыландырдылар.
-
Хезмәт һәм ял лагеренда шахмат ярышлары 11.06.2017

Бүген көн бик матур.Бакчада тырышып эшләгәч укучылар белән шашка, шахмат ярышлары уздырдык. Шахмат уены баш миенә иң яхшы "зарядка",шахмат уйнау баланың фикерләү сәләтен үстерә,хәтерен яхшырта
-
Туган авылым буйлап сәяхәт 11.06.2017

Бүгенге көнебез урамда төрле уеннар уйнап башланып китте. Чөнки иртәдән үк кояш кыздыра,җылы һәм рәхәт.Аннан тәрбиячеләр белән авылыбыз буйлап сәяхәткә кузгалдык. "Шушмабаш" авылының истәлекле урыннары белән таныштык. Төшке аштан соң " Без табигатьне сөючеләр" рәсем конкурсында катнаштык. Көнебез файдалы һәм кызыклы узды.
-
Без әкиятләр яратабыз 10.06.2017

"Күбәләкләр " лагерында көн иртәдән үк күңелле башланып, "Әкиятләр иленә сәяхәт" итүдән башланып китте. Картиналарга карап әкият персонаңларын таныдылар,викторинада катнаштылар, "Баз бакасы" әкиятен сәхнәләштереп куйдылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Хезмәт һәм ял лагерендә хәрәкәтле уеннар 10.06.2017

Бүген ял сәгатьләребезне бик күңелле үткәрдек, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, мини-футбол буенча ярыш уздырдык.
-
Лагеребызда "Дуслык көне" 09.06.2017

9 июнь "Халыкара дуслык көне" уңаеннан лагеребызда бакчабызда хезмәт куйганнан соң күңелле уеннар оештырылды.Төрле күңелле стартлар,волейбол,баскетбол ярышлары уздырылды.Укучылар бүгенге көннән канәгать калдылар.
-
Дус булуга ни җитә 09.06.2017

9 июнь дуслар көне итеп билгеләп үтелэ. Шул уңайдан "Күбэлэклэр" лагерында "Дус булуга ни җитә" исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар дуслыкның кадерен белергә,дус яшәү серләренә төшенделәр. Үзләренең "дуслык агачын" төзеделәр
Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Хезмәт һәм ял лагере 08.06.2017

Көнне матур гына башлап җибәрдек.Иртәнге зарядкадан соң тәмле ашлар белән сыйлангач бакчабызда тырып эшләргә керештек.Бүген чәчәклекләрне тәртипкә китердек
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 08.06.2017

Лагерьда бүгенге көн тулысы белән спортка багышланды. Иртәнге аштан соң " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " дигән темада әңгәмә үткәрелде. Балалар спорт , аның тарихы белән таныштылар. Спортзалда "Күңелле стартлар" уен-ярышы уздырылды.
Көннең икенче яртысында шашка-шахмат уеннары уйнадылар. Көн бик файдалы узды.
-
Оригами 07.06.2017

Буген"Күбәләкләр" лагеренда балалар кул эшләре белән шөгыльләнделәр. Балалар башта өебезнең сакчысы эт ясадылар, аннан бармаклар белән төрле-төрле рәсемнәр иҗат иттеләр.Балаларга бугенге көн бик кызык һәм күңелле үтте.
















