Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
1 сентябрь-Белем көне белән ! 01.09.2016

Барыгызны да яңа уку еллары белән котлыйбыз.Эшләрегездә уңышлар телибез.
-
1нче июнь — Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2016 Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын, беркемгә дә ятимлек ачысын тоярга язмасын. Тирә-якта һәрвакыт балаларның шат авазы яңгырасын. Чын күңелдән бәйрәм белән сезне, балалар!

-
Сабантуйлар җитә 30.05.2016

Максат: Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чыгышын, ни өчен “Сабантуй” дип аталуын анлату. Милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту. Балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
-
"Сау бул бакчабыз!" 27.05.2016 -Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар!

-
Гөлчәчәккә күмәбез 26.05.2016

Барлык балалар да – оста бакчачылар. Алар кызыксынучан, барлык яңа үзгәрешләрне яраталар , күрәләр, аларга бакча эшләре үзләренә бер рәхәтлек бирә. Шуңа күрә балалар белән гөлләр утырту матур традицияләребезнең берсе.
-
"Ком терапиясе" 25.05.2016

Ком белән уйнау баланың узаңы үсешенә тәэсир итүе инде борынгы заманалардан ук билгеле. Чыннанда , бала бу уенда үз фантазиясенең никадәр бай булуын чагылдыра ала. Бүгенге көндә бу терапиянен гади бала өчен генә түгел, ә үсешендә кайбер кимчелекләр булган балалар өчен дә әһәмияте зур.
-
"Иҗади рәсем ясау" 24.05.2016

Максат: -мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади зәвыгын, күзаллавын, уйлап табу сәләтен үстерергә; бармакларның һәм кул чугының хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә торган эшчәнлек төре иҗади рәсем ясау алымнары турында белемнәрен арттыру;
-
"Безнең күзәтүләр" 23.05.2016 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Балаларыбыз тәрбияче апалары белән кышын тәрәзә төпләрендә суган үстерәләр , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез .

-
"Биюләр өйрәнәбез" 20.05.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән биюләр өйрәнәбез.Бию-матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә, гәүдә, аяк-кулларның туры һәм төз, башның югары күтәрелгән булуын таләп итә. Бию хәрәкәтләре тигез башкарыла. Хәрәкәттә аяк-куллар, гәүдә, баш, муен кат-наша. Димәк, бию ул – физик тәрбия чарасы да.Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге, затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән әсир итә.
-
"Бәрәңге утырттык" 19.05.2016

Балалар бакчасы хезмәткәрләребез күп еллар инде бакчада бәрәңге утырту белән шөгыльләнәләр. Менә бүген дә алар, үзләренең йолаларына туры калып, бәрәңге утыртырга чыктылар. Уңыш мул булсын!
Бәрәңге булса яшәп була ул ,-ди дөнья күргән кешеләр. Табындагы икенче икмәк, уртача климатны үз иткән, йомшак туфрак, яктылык һәм су яратучы үсемлек, чөнки үзе дә ул 75 процент судан тора. Ләкин бәрәңге уңышы һава торышыннан тыш, җиргә утырткан орлыкның сыйфатына да нык бәйле.







