Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Бүген бездә "Сәмбелә" бәйрәме. 13.10.2016

Сагынып көткән, зарыгып көткән
Сөмбелә килеп җитте,
Чәчәкле, җиләкле җәйләр
Инде үтте дә китте.
Сөмбелә, Сөмбелә
Бәйрәмебез түрендә,
Алтын чәчле гүзәл кыз ул—
Уңыш кызы Сөмбелә.
-
Индивидуаль эш ( физкультура буенча) 12.10.2016

Максат: Тупны бер кул белән идәнгә бәреп тотарга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда җитезлек, кыюлык, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү.
-
Һава торышын көндәлек күзәтәбез. 11.10.2016

Максат: Һава торышын көндәлек билгеләү, күзаллауларын ныгыту.Табигатькә сак караш тәрбияләү. Көзге үзгәрешләргә карата табышмаклар әйтү.рәсемнәр карау.
-
Рәсем " Көзге яфраклар" 10.10.2016

Максат:Шаблон аша яфраклар төшерергә өйрүтүне дәвам итү.Өрәңге яфрагын башкалардан аерырга өйрүтү, рәсемне матур көзге төсләрне сайлап пөхтә итеп буяу осталыгын үстерү.Рәсем ясауга уңай мөнәсәбәт һәм кызыксыну тәрбияләү
-
Хәрәкәтле уеннарны яратып уйныйбыз. 07.10.2016

Максат: Балаларда туры һәм төрле юнәлештә йөрү, йөгерү күнекмәләрен булдыру. Сигнал буенча хәрәкәт итә белү ләрен үстерү.Бер - бер артлы тезелеп йөрергә һәм йөгерергә, берсен - берсе куып тотарга өйрәтү, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү.
-
Бүген бездә өлкәннәр көне. 06.10.2016

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе. -
Кишер, чөгендер уңышы бик мулдан булды. 05.10.2016

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя. Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез.Сез безне яшелчә бакчабызда кишер алганда күрәсез. Балалар әлеге тамыразыкны бик файдалы, витаминнарга бай икәнен беләләр. Шуңа күрә әлеге яшелчәне алырга бик теләп ярдәм итәләр. Бакчабызда кишер, чөгендер бик уңган кышка запасны бик мулдан әзерләдек.
-
Рәсем(мәк әз. төркеме) 04.10.2016

Максат:Рәсемдә әйләнә - тирә күзәтүләрдән чыгып алтын көз чалымнарын бирә белергә өйрәтү.Агачлар ясау күнекмәләрен ныгыту.Краскалар белән дөрес эш итү, композиция төзү алымын ныгыту.Рәсемне альбом битенә дөрес урнаштыра белергә өйрәтү эшен дәвам итү.
-
Бакчабызга агачлар утырттык. 03.10.2016

Максат: Балаларның туган ягыбыз урманнарында үсүче агачлар турында белемнәрен арттыру, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
-
Кисеп - ябыштыру ( мәк әз., урт төр) 30.09.2016

Тема: Көзге келәм. (коллектив эш)
Максат: Кул чукларын төсле кәгазьгә төшереп.контур буенча тигез итеп кисү алымын камилләштерү, төрле төстәге килеп чыккан яфраклардан көзге келәм төзү.Коллектив белән килешеп,уртак фикергә килеп эш итә белергә өйрәтү.







