Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Семинарда булып кайттык. 19.04.2016

Бүген тәрбиячеләр Арчаның №8 нче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган семинарда катнаштылар.Эшчәнлекләрне карап үзләренә бай тәҗрибә туплап ,зур канәгатьләнү хисе белән кайттылар.
-
18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне . 18.04.2016

Татарстан халкы өчен бу дата аеруча истәлекле көнгә әверелә бара. Республикабыз территориясендә Россиядә генә түгел, дөнья күләм танылу алган бик күп тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр урнашкан.
Балаларга һәйкәлләр, аларның әһәмияте турында сөйләдек. Районда һәм шәһәрдә куелган һәйкәлләр, аларның тарихы да балаларда кызыксыну уятты.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә катнаштык. 16.04.2016

16 апрель көнне район үзәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бик матур бәйрәм кичәсе булып узды. Бу бәйрәмдә һәр балалар бакчасыннан тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре катнашты.
-
Бүген без өмәдә !!! 15.04.2016

Районыбызда 1 апрельдән территорияләрне санитар чистарту,төзекләндерү, яшелләндерү икеайлыгы башланып китте.15 апрель район күләмендә территорияләрне чистарту буенча өмә дип игълан ителде.Һәр учреждение үз территориясен чистартуда актив катнаша.Без дә үзебезнең бакча территориясендәге карларны тараттык.бозларны ваттык,чыккан чүпләрне җыйдык.
. -
Хәрәкәтле уеннарны яратып уйныйбыз. 14.04.2016

Кичке режим вакытында хәрәкәтле уеннарны балалар яратып уйныйлар.Уен балаларда җитезлек,көчлелек,түземлелек,игътибарлылык сыйфатларын үстерергә ярдәм итә.Иптәшләрен күзне йомган килеш каплап танырга, уенның бүтән вариантларын уйлап табарга өйрәнәләр.
-
Русский язык (подготовительная группа) 13.04.2016

Тема :Скоро в школу.
Задачи : Совершенствовать умений и навыков восприятия русской речи на слух и говорения.Научить правильно понимать и употреблять предлоги "в", "на".Научить составлять рассказ по картине "В школе".Организовать игру "Что это?"Воспитывать бережное отношение к школьным прнадлежностям. -
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2016

Бурычлар:
1. Балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның образлы күзаллауларын, иҗадилыкларын, хәтерен үстерү.
3. Балаларга Кояш системасы, планеталар турында элемен тар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту.
Сүзлек: галәм, орбита, планета, глобус, космонавт, ракета, Кояш системасы.
Җиһазлар: слайдлар, рәсемнәр, глобус, «Космоска очучы» рәсеме.
Безнең Галактиканың үзәгендә иң зур йолдыз – Кояш урнашкан. Кояш безгә җылылык һәм яктылык бирә. Кояш тирәсендә тугыз планета хәрәкәт итә. Аларның һәрберсенең үз юлы бар. Бу юл орбита дип атала. Кояш һәм планеталарны бергә Кояш системасы дип атыйлар. Безнең планетабыз кояштан иң уңай ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә бары безнең планетабыз да гына тереклек өчен шартлар бар. Кешеләр галәм киңлекләре белән бик күптән кызыксынганнар. Галәм очкычы – космик ко рабль төзегәннәр. Иң беренче булып Ю.Гагарин галәмгә очкан. 12 нче апрель – Космонавтика көне дип билгеләп үтелә
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре. 11.04.2016

1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерегә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, феерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягырга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачарга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерегә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
-
Урамга экскурсия. 08.04.2016

Тема :"Юл өйрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне".
Максат :Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.Үткән транспорт төрләрен билгеләү.Авыл хуҗалыгы машиналары белән таныштыруны дәвам итү.Юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү.Әдәплелек кагыйдәләрен саклау,үз-үзеңне тоту культурасы формалаштыру. -
7 апрель бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2016

Сәламәтлек саклау эшен бакчабызда көн саен иртәнге зарядкадан башлыйбыз. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. .Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар шулай ук баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.Йокыдан соң балалар төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләре уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Балаларның сәламәтлекләрен саклау безнең төп бурыч, шуңа күрә һәр балага индивидуаль яктан якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.







