Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
“Ел укытучысы-2021”
26.01.2021
"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Мәктәбебездә география, биология, химия укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы, әнә шундыйлардан. Ул быел “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә катнашып моны тагын бер тапкыр раслады. Бәйгедә Рәдис Әсфәндияр улы экология темасына, бигрәк тә көндәлек тормышта кулланылган калдыклар, темасына дәрес өзекләре күрсәтте. Укучылар белән дәрестә ничек итеп калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү (сортировкалау) буенча эшләр оештырды. Укучыларга да бу дәрес бик ошады. Алар хәтта, калдыкларны икенчел эшкәртү методларын да карап киттеләр. Үзләре дә пластик бутылкадан җимлекләр ясадылар. Район этабында катнашучыларны бүләкләргә "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Корбанов Альмир Әхәт улы килгән иде. Ул ТРның көнбатыш зонасында ККК белән эш итү өлкәсенең региональ операторы. Ул үз котлавында түбәндәгеләрне әйтте: “Әлеге предприятие Казан шәһәрендә һәм 21 муниципаль районда, шул исәптән Арча районында 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли. Без калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү (сортировкалау) буенча эшләрне башкарабыз. Безгә Арча халкының табигатьне саклау һәм экология мәсьәләләренә сак карашы ошый . Үз ягыбыздан да районда чисталык һәм тәртип мәсьәләләренә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Яңа чүп-чар ташучы машиналар сатып алдык, күп сандагы контейнерлар, торак пунктларны колачлау, калдыкларны җыю хезмәте белән тәэмин итү 100% ка якынлаша. Арча районында заманча чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзергә планлаштырабыз. Шунысы куанычлы, Экология, шул исәптән калдыкларны аерым җыю мәсьәләләре белән ешрак район халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары кызыксына башлады. Бу чарада безнең катнашуыбыз да очраклы түгел. Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы. Ул “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә нәкъ менә шушы теманы ачты.” Корбанов Альмир Әхәт улы мәктәбебезгә кыйммәтле бүләк тапшырды. Без дә үз чиратыбызда, Рәдис Әсфәндияр улын бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз, иҗат чишмәсе саекмасын, киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын. -
Безнең мәктәпнең география укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы үз фәне буенча дәрес өзекләре күрсәтте. 25.01.2021

"Ел укытучысы-2021"республика конкурсының муниципаль этабы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. Безнең мәктәпнең география укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы үз фәне буенча дәрес өзекләре күрсәтте.
-
"Тел безнең -гомер юлдашыбыз" дигән темага КВН үткәрдек
22.01.2021
Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру,
туган телебезгә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан "Тел безнең -гомер юлдашыбыз" дигән темага КВН үткәрдек. Укучылар мәкальләр, табышмаклар буенча көч сынаштылар. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр төзеделәр. Ахырдан нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр билгеләнде. -
“Тукай геройлары янәшәмдә”
21.01.2021
Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә төрле чаралар башланып китте. “Тукай геройлары янәшәмдә” исеме астында рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшли башлады. Без аларны киң җәмәгатьчелеккә дә күрсәтергә булдык. Алар #Тукайгеройларыминемянәшәмдә тамгасы белән чыгып барачак. #тугантелелы_Арча
-
#MuseumSelfie и #МузейноеСелфи или #CultureSelfie #КультурноеСелфи акциясенә кушылдык
20.01.2021
#MuseumSelfie и #МузейноеСелфи или #CultureSelfie #КультурноеСелфи акциясенә кушылдык
-
Татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү
19.01.2021
Балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнаменты белән якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан укучылар белән халкыбызның милли бизәкләре турында әңгәмә үткәрдек. Калфаклар, аяк киемнәре, милли киемнәр, савыт –сабалар, бизәкле, чигелгән мендәрләр белән якыннан таныштылар.
-
Мәктәбебезнең химия, биология укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы "Ел укытучысы-2021" конкурсының сайлап алу туры өчен ачык дәрес үткәрде
18.01.2021
Мәктәбебезнең химия, биология укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы "Ел укытучысы-2021" конкурсының сайлап алу туры өчен ачык дәрес үткәрде. Ул бүгенге көндә бик актуаль булган "Чүпләрне төрләргә аеру" (Сортировка мусора") темасына тукталды. Укучыларны экологияне сакларга, табигатьне дөрес кулланырга өйрәтте
-
Бүген башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә керделәр
16.01.2021
Бүген башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә керделәр. Анда китапханәче Рәмзия Габделбәр кызы Хәнәфи Бәдигый (псевдоним, тулы исеме Канәфи Габделбәр улы Бадыйков ) турында укучыларга тулы, эчтәлекле белешмә бирде,китаплары белән таныштырды. Ул — язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы; галим, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2019). Безнең якташыбыз.1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа.Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә...Укучыларыбызга әлеге чара бик ошады.
-
Иске Яңа ел бәйрәме булып узды
14.01.2021
Бүген мәктәбебез укучылары өчен музейда клуб, китапханәче һәм музей хезмәткәрләре тарафыннан, Иске Яңа ел бәйрәме булып узды. Яңа елның көтеп алынган кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы, Шүрәле һәм Убырлы да килгәннәр. Балалар бу кунаклар белән бергәләшеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай, гадәттәгечә, күп итеп бүләкләр таратты. Бу бәйрәмне уздырып, балаларның күңелләрен күргән өчен, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Тыл ветераны Гарипова Асия апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 11.01.2021

10 гыйнвар көнне Арча районы Иске Җөлби авылында яшәүче тыл ветераны Гарипова Асия апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны әлеге күркәм бәйрәме белән, мәктәбебез директоры Ибраһимова Д.М., укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтова Г.З., укытучы Минһаҗев А.А. котлады. Асия апаны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Исәнлек - саулык, күңел һәм җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез! Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез! Туган көннәрегез мөбарәк булсын!
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә Кеше булганга.













