Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
«Ачык авыз” исемле халык уенын бик яратып уйнадык. 10.03.2021

Уеннар – халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чагарган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.
Халкыбызның милли мирасы булган халык уеннарын яшь буынга тапшыру максатыннан, бүген мәктәбебездә «Ачык авыз” исемле халык уенын бик яратып уйнадык. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, -
Тыл ветераннары Фәүзия Малик кызын һәм Асия Зарип кызын бәйрәм белән котладылар 06.03.2021

-
Бүген мәктәбебездә шахмат зонасы ачу тантанасы булды 05.03.2021

-
“Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль-конкурсының мәктәптә сайлау туры узды 02.03.2021
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, мәктәбебездә “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль-конкурсының мәктәптә сайлау туры узды. Укучыларыбыз төрле милләтләрнең: татар, һинд, мари, үзбәк, рус биюләрен башкардылар. Балаларда төрле милләтләр арасында дуслык, туганлык хисләре тәрбияләнде. -
1 март дөньякүләм "Гражданнар оборонасы" көне 01.03.2021

1 март дөньякүләм "Гражданнар оборонасы" көне уңаеннан мәктәбебездә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча олы класс укучылары белән ачык дәрес үткәрелде. Укучыларга кыскача тарихы һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта башкарылырга тиешле эшләр белән таныштырылды.
-
Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызы уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булды 27.02.2021

Бүген Арчаның 6 нчы мәктәбендә "Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан "Туган телеңне өйрән һәм ярат" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булды. Безнең мәктәптән сәнгать укытучысы Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызы уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булды. Ул Х.Туфанның "Чәчәкләр китерегез Тукайга" шигырен сөйләде.
-
Тыл ветераны Фәттахов Зиннәт улын бәйрәм белән котладык. 23.02.2021

Бүген, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, тыл ветераны Фәттахов Зиннәт улын бәйрәм белән котладык.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Күңелле стартлар" дип аталган спорт- мәдәни кичә булды 21.02.2021

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Күңелле стартлар" дип аталган спорт- мәдәни кичә булды. Әтиләр командасы белән укучылар командасы төрле бәйгеләрдә көч сынашты. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт та тәкъдим иттек. Әлеге чарада үзара дуслык, татулык, бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләнде
-
Яшь Гвардия квиз уенынын үткәрдек 20.02.2021

2021 нче ел Татарстан республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Яшь Гвардия Татарстан Республикасының барлык районнарында квиз уенын үткәрергә булды. Безнең укучыларыбыз да әлеге чарада бик теләп катнашты. Укучыларыбыз Татарстан тарихы буенча сорауларга да, табышмакларга да җаваплар таба алдылар.
-
“Цифрлы дөньяда хосусыйлык” темасына дәрес үткәрдек
18.02.2021
Бүген без укучылар белән “Цифрлы дәрес”Бөтенрәсәй белем бирү акциясендә катнашып, “Цифрлы дөньяда хосусыйлык” темасына дәрес үткәрдек. Укучыларны “шәхси мәгълүматлар”, “хосусыйлык” һәм “конфиденциальлек” төшенчәләре белән таныштырдык. Мәгълүмат куркынычсызлыгы турында сөйләүче видеороликны карап, Интернет челтәрендә һәм реаль тормышта үз-үзеңне тотуның теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру өстендә эш алып бардык.













