Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" район бәйгесендә безенең мәктәп җиңү яулады 06.02.2021

Габдулла Тукайның шәҗәрәсендә әти-әнисе ягыннан җиде буын туганнары билгеле. Бүгенге көндә дә аның исән туганнары бик күп. Быелгы "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" район бәйгесендә безенең мәктәп җиңү яулады.
-
"Театр - яктылыкка, нурга илтә" район фестиваленең йомгаклау этабы булды 06.02.2021

Бүген Арчаның 6 нчы мәктәбендә "Театр - яктылыкка, нурга илтә" район фестиваленең йомгаклау этабы булды. Районның 13 мәктәбеннән театр коллективлары килеп чыгыш ясады. Безнең мәктәп укучылары Туфан Миңнуллинның "Кәрлә-мәктәп баласы" пьесасыннан өзек күрсәттеләр.
-
Укучыларыбыз белән җырлы- биюле уеннар оештырдык 05.02.2021

Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, халык уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан укучыларыбыз белән җырлы- биюле уеннар оештырдык. Халкыбызның электән яратылып уйналган “Чума үрдзк, чума каз”, “Утыр, утыр , Мәликә”, “Йөзек салыш”, “Биш пар”, “Кәрия-Зәкәрия “ уеннарын укучылар бик яратып уйнадылар. Әлеге уеннар киләчәктә дә онытылмасын иде.
-
"Тукай геройлары бездә кунакта"
04.02.2021
"Тукай геройлары бездә кунакта" дип исемләнгән чарада, 9 нчы сыйныф укучысы Шерматова Гөлшат башлангыч сыйныф укучылары белән төрле мастер-класслар үткәрде. Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Акбай булып киенеп, укучыларга хәрәкәтле милли уеннар, туган тел буенча төрле биремнәргә җаваплар, тизәйткечләр, табышмаклар чиштеләр.
-
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара
04.02.2021
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бигрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә.
Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…
Татарстан Республикасының белем бирү йортларында шахмат зоналары булдыру проектын тормышка ашыру максатыннан, безнең мәктәбебездә дә укучылар өчен шашка, шахмат почмагы булдырылды. Укучыларыбыз өчен бу бик тә сөенечле вакыйга. Алар бик теләп шөгыльләнәләр. -
Сталинград сугышы турында фильм карадык
02.02.2021
1942 нче елның июль аенда Сталинград сугышы башлана. Сталинградны яклаучы составында 147 нче укчы дивизия авыр сугышлар алып бара. 1943 нче елның 2 нче февралендә дошман камалышта кала. Кызыл Армиянең Сталинград янындагы җиңүе Бөек Ватан сугышы барышында гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылышны башлап җибәрә.
Бүген тәрбия сәгатендә укучылар белән Сталинград сугышы турында фильм карадык, фикерләр алыштык. Сталинград сугышының максаты, мәгънәсе нидә булган һәм ул бүгенге көндә нинди нәтиҗәләргә китергәнен аңлаттык. -
Авылыбызда сугыш кырында ятып калганнарга дип куелган һәйкәлне һәрвакыт чистартабыз
01.02.2021
Февральдә хәрби-патриотик айлык башланып китә. Укучыларыбызга сыйныф сәгатьләрендә әнә шул хакта мәгълүмат бирәбез. Ватанны яратырга, сакларга өйрәтәбез. Авылыбызда сугыш кырында ятып калганнарга дип куелган һәйкәлне һәрвакыт чистартабыз. Карларын көрибез. Мәктәбебезнең яшь хәрбиләре бу эштә бик актив катнаша.
-
Балаларыбыз бик телэп, яратып тукланалар
30.01.2021
Укучыларыбызны мэктэбебездэ бик тэмле ашаталар.Ризык меню буенча зур жаваплылык белэн пешерелэ. Ата-аналар комитеты да даими тикшереп, контрольдэ тоталар. Балаларыбыз бик телэп, яратып тукланалар.
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”
29.01.2021
"Казан арты" дигән сүзне бары
Әйтү җитә татар халкына:
Кул сузалар танып, әйтерсең лә
Барлык татар Казан артыннан! – дигән матур шигырь юллары белән башланып китте Наласа урта мәктәбендә бүгенге кичә. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” – дип аталган әдәби-музыкаль кичә язучы Рөстәм Галиуллин иҗатына багышланган иде. Кунак булып шагыйрь Разил Вәлиев, районыбыз кунаклары һәм күрше авыл мәктәбеннән туган тел укытучылары һәм укучылары килде. Наласа урта мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнгән әдәби кичә бик эчтәлекле булды. Кичәнең икенче өлеше “Без бит – Арча яклары” дип исемләнгән җыентык буенча телдән журнал оештырылды. Безнең мәктәпнең туган тел һәм әдәбяты укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы әлеге җыентыкка кергән Тукаебызның, фронтовик-язучы Әнәс Галиевның әсәрләре дә урын алуы турында чыгыш ясады. Укучыларыбыз,Минһаҗева Зәлинә һәм Бикчәнтәева Чулпанның чыгышын килгән кунаклар бик җылы кабул итте. Ахырдан чыгыш ясаган һәр укучыга, укытучыларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды -
Туган телләр турында өйрәнүне дәвам итеп, бүген укучылар белән викторина үткәрдек
28.01.2021
Туган телләр турында өйрәнүне дәвам итеп, бүген укучылар белән викторина үткәрдек. Укучылар бик теләп катнаштылар: укылган әкиятләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, башваткычлар чиштеләр, хәрефләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, сүзләр төзеделәр.
Арттырмый да, киметми дә шуны бел-
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-
Баш очында кояш булып тора гел.













