Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
1 сентябрь - белем көне. 01.09.2021

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телим. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
-
Ярмарка 2021! 28.08.2021

Август аеның соңгы шимбәсендә мәктәп ярминкәләре һәм чәчәк күргәзмәсе гөрләп утте. Бездә чәчәк күргәзмәсендә актив катнаштык.
-
Прием в 1 класс / 1 нче сыйныфка кабул итү
19.07.2021
1 сыйныфка кабул итү.
1 нче сыйныфка кабул итү буенча игълан!
2021 нче елда балаларын беренче класска бирәчәк әти-әниләр! Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе” 1 нче сыйныфка кабул итү кампаниясен 2021 нче елның 1 нче апреленнән башлый. Гариза бирү срогы һәм тәртибе РФ Мәгариф министрлыгының 458 нче номерлы «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» (датасы - 02.09.2020) приказы нигезендә башкарыла.
Гаризалар түбәндәге срокларда кабул ителә:
- беркетелгән территориядән яшәүче, шулай ук аерым өстенлекләре булган балалар 1 нче сыйныфка 1 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр кабул ителәчәк;
- беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар 1 нче сыйныфка 6 нчы июльдән 5 нче сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Прием в 1 класс!
Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
Приёмная кампания в МБОУ "Кошлаучская ООШ " по зачислению в 1 класс стартует 1 апреля 2021 года
Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Минпросвещения РФ от 02.09.2020 №458 «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования».
Заявления принимаются в следующие сроки:
· для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для имеющих преимущественное право зачисления в первый класс – с 1 апреля по 30 июня 2021 года;
· для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (зачисляются на свободные места) – с 6 июля по 5 сентября 2021 года.
-
Укытучылар киңәшмәсе үтте 02.06.2021

Бүген мәктәбебездә, 2020-2021 нче уку елында башкарган эшләребезгә нәтиҗә ясап, укытучылар киңәшмәсе үтте. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә алдыбызга куелган бурычларның үтәлеше турында сөйләштек. Эшебезнең нәтиҗәсен тагын да яхшырту өстендә эшләү өчен максатлар билгеләдек.
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2021

Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Кушлавыч авыл клубында кече сабантуй оештырылды. Халкыбызның милли уеннары белән бергә заманча уеннар да үткәрде Фәния апалары һәм Рәмзия апалары. -
Казанга сәяхәт 31.05.2021

Казанга сәяхәт
-
Табигатькә сәяхәткә чыктык 30.05.2021

Бүген укучылар һәм мәктәп коллективы белән табигатькә сәяхәткә чыктык. Язгы табигатьнең матурлыгына хозурланып рәхәтләнеп ял иттек. Халкыбызның матур бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәме үрнәгендә укучылар белән кече сабантуй үткәрдек. Халкыбызның милли уеннарын уйнадык, укучылар үзләренең көчләрен төрле ярышларда сынадылар. Капчык киеп узышу, кашыкка күкәй куеп йөгерү, күз бәйләп әйбер кисү кебек ярышларны бигрәк тә яраттылар. Күңелле ял итеп, сәяхәттән бик канәгать булып өйләргә таралыштык.
-
Короновирус инфекциясен бергәләп туктатыйк! 26.05.2021

-
“Музейга бездән бүләк” акциясе 26.05.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм музей ачылуга 25 ел тулу уңаеннан, “Музейга бездән бүләк” акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына музей-дәрес үткәрелде. Укучылар, авылыбыз кешеләре музейга алып килгән борынгы тәлинкәләр, сөлге, түбәтәй, иске дини китаплар, көзге һәм патефон кебек әйберләр белән таныштылар. Киләчәктә дә шушындый тарихи экспонатлар артыр дип өметләнәбез!
-
Соңгы звонок 22.05.2021

Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Бүген барлык мәктәпләрдә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Безнең чыгарылыш сыйныф укучысы һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча истәлекле булып калыр дип ышанабыз. Укучыларга истәлекле җәйге яллар, уңышлар телибез.













