Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Без бит Арча яклары" 01.10.2021

Бүген без укучыларны туган районыбыз, Татарстан Республикасының иң эре районнарыннан берсе, көнбатыш Кама алдының төньяк өлешендә урнашкан Арча районының тарихы белән таныштырдык. Арча төбәгеннән чыккан әдипләр һәм аларның иҗатына күзәтү ясадык.
-
Энергия саклау, экологик тәрбия 29.09.2021

Бүген укучыларыбыз белән “Энергияне саклау һәм экологик куркынычсызлык нигезләре» (“Основы энергосбережения и экологической безопасности”) электрон уку әсбабы белән таныштык. Бу курс укучыларда, көндәлек тормыш шартларында, коммуналь ресурслардан нәтиҗәле файдалануны формалаштыру максатыннан эшләнгән.
Уку әсбабындагы материаллар укучыларга энергияне сак тотуның заманча технологияләре белән аңлаешлы рәвештә танышырга мөмкинлек бирә.
Алган белемнәрне ныгыту өчен бу курс онлайн-уен ЖЭКА https://www.igra-jeka.ru/ тәкъдим итә. -
Халык санын алу. Перепись населения 29.09.2021

Халык санын алу – илебез өчен мөһим вакыйга. Агымдагы елның октябрендә безнең илдә Бөтенроссия халык санын алу узачак. Бүгенге тәрбия сәгатендә укучыларга шул хакта мәгълүмат бирелде, максаты белән таныштырылды.
-
Туган телдә матур сүз 29.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә "Туган телдә иң матур сүз" акциясе үткәрелде. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, тормышыбызда төп рольне уйнаган төшенчәләр турында әңгәмә корды, һәр укучы күңеленә иң якын сүзне тактага язып элде. Иң матур сүзләрнең "гаилә", “Ватан” төшенчәсе белән бәйле булуы аеруча сөендерә.
-
"Керпегә булыш" акция 29.09.2021

Мәктәбебез укучылары кулланылыштан чыккан батарейлар җыю буенча акция оештырдылар. Ул “Батарей тапшыр да, керпене коткар“ дип атала. Моның өчен мәктәптә контейнер куелган. Батарейларны теләгән һәркем алып килә ала.Бу чарада башлангыч класс укучылары бик актив катнаша.
-
"Мәрхәмәтлек атнасы" Неделя Добра 29.09.2021

Бөтенроссия күләм үзтеләгең белән катнашып, ел саен үткәрелә торган “Осенняя неделя добра” акциясендә мәктәбебезнең бер елны да читтә калганы юк. Бу елның экологик көзге мәрхәмәтлелек атнасында да бик теләп катнаштык. Мәктәбебез укучылары белән чүпләрне аерып җыю һәм кулланылыштан калган әйберләрдән көндәлек кирәк-яраклар ясау өйрәнелде.
-
Дару үләннәре 27.09.2021

Безнең мәктәбебез дә республика күләмендә уздырылган дару үләннәре җыеп тапшыру буенча проектка кушылды. Иң беренче эш итеп укучыларыбыз белән дару үләннәре турындагы белемнәребезне баеттык, аларны җыю һәм киптерү кагыйдәләре белән таныштык. Бу эшне укучыларыбыз бик теләп башкардылар.
-
Вакытлы матбугат 27.09.2021

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен “Балалар өчен журналлар һәм газеталар” дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде. Дәресебезнең максаты: балаларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту иде. Бу дәрестә балалар өчен чыга торган газета һәм журналлар тарихы белән, журналларга язылу тәртибе белән таныштырылды, балалар өчен чыга торган газета-журналларга күзәтү уздырылды. Газетада мәкаләләрнең ничек пәйда булуы, аларны кемнәр язуы аңлатылды.
-
ЮХИДИ атналыгы 27.09.2021

Бүген мәктәбебездә Бердәм “ЮХИДИ дәресе” үтте. Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттек, урамда дөрес йөрергә өйрәнү, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыттык.
-
Бердәмлек көне 27.09.2021

3 нче сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итеп, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү максатыннан "Терроризмга - юк!" темасы буенча мәктәп күләмендә тәрбия сәгате уздырылды. Укучыларга терроризм буенча тулы белешмә бирелде, төрле куркыныч ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге аңлатылды, бай эчтәлекле презентация күрсәтелде. Беребез дә куркыныч хәлләрдә калмасак иде.













