Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яшь Гвардия квиз уенынын үткәрдек 20.02.2021

2021 нче ел Татарстан республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Яшь Гвардия Татарстан Республикасының барлык районнарында квиз уенын үткәрергә булды. Безнең укучыларыбыз да әлеге чарада бик теләп катнашты. Укучыларыбыз Татарстан тарихы буенча сорауларга да, табышмакларга да җаваплар таба алдылар.
-
“Цифрлы дөньяда хосусыйлык” темасына дәрес үткәрдек
18.02.2021
Бүген без укучылар белән “Цифрлы дәрес”Бөтенрәсәй белем бирү акциясендә катнашып, “Цифрлы дөньяда хосусыйлык” темасына дәрес үткәрдек. Укучыларны “шәхси мәгълүматлар”, “хосусыйлык” һәм “конфиденциальлек” төшенчәләре белән таныштырдык. Мәгълүмат куркынычсызлыгы турында сөйләүче видеороликны карап, Интернет челтәрендә һәм реаль тормышта үз-үзеңне тотуның теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру өстендә эш алып бардык.
-
"Мәрхәмәтлек көне" уңаеннан укучылар белән бергә кошларга ипи валчыклары
17.02.2021
Кышның иң салкын вакытлары җитте. Кошларга әлеге салкыннарда аеруча кыен. "Мәрхәмәтлек көне" уңаеннан укучылар белән бергә кошларга ипи валчыклары, ярмалар салдык. Канатлы дусларыбызны онытмыйк! Аларга ярдәм итик.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула 15.02.2021

Бүген татар халкы үзенең каһарман шагыйре Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Аның турында берничә кызыклы фактлар:
• Муса Җәлил гомере буе әдәбияттан аерылмый. 13 яшендә беренче шигырен яза.
• Әдәби эшчәнлеге беркайчан да актив гражданин булырга комачауламый. Ул - кыю солдат. Сугыш башлангач Кызыл Армия сафларына алына.
• 1942 нче елда каты яралана, әсирлеккә төшә. Соңрак “Идел-Урал” легионында була. Яшерен оешма төзеп, берничә тапкыр качып карый.
• Аның “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы аеруча данлыклы. Үзен үлемгә хөкем иткәч тә, югалып калмый. Шигырьләрен бельгия кешесенә тапшыра. -
15 нче февраль - интернационалисть сугышчыларны искә алу көне 15.02.2021

Бүген 15 нче февраль - интернационалисть сугышчыларны искә алу көне. Сыйныф сәгатендә укучыларга Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз, хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру булды. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләнде. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын.
-
Спорт- сәламәтлекнең нигезе
12.02.2021
Спорт- сәламәтлекнең нигезе. Саф һавада шөгыльләнү бигрәк тә файдалы. Бүген укучылар белән класстан тыш эшчәнлек вакытында чаңгыда шуарга чыктык. Чаңгыда шудык, ярыштык,уеннар уйнадык. Укучылар өчен бик күңелле һәм файдалы ял булды. Кышкы саф һаваның кадерен белеп, сәламәтлекне ныгытып калыйк!
-
“Вокал-соло” номинациясендә Бикчәнтәева Чулпан чыгыш ясады 11.02.2021

Бүген, 11 нче январьда, Арча шәһәрендә, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган, “Арча йолдызлары” конкурс-фестивале үтте. Безнең мәктәбебездән “Вокал-соло” номинациясендә Бикчәнтәева Чулпан чыгыш ясады. Чулпанга зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Безнең мәктәпнең профсоюз рәисе Минһаҗев Алмаз Әнәс улы район буенча үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, "Иң яхшы профсоюз рәисе" дигән грамота белән бүләкләнде 10.02.2021

Бүген Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы советы җыелышы булды. Безнең мәктәпнең профсоюз рәисе Минһаҗев Алмаз Әнәс улы район буенча үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, "Иң яхшы профсоюз рәисе" дигән грамота белән бүләкләнде. Аңа алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Гасырлардан гасырларга” дип исемләнгән картиналар галереясе эшли башлады 09.02.2021

Бүген мәктәбебездә “Гасырлардан гасырларга” дип исемләнгән картиналар галереясе эшли башлады. Анда татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, милли уен кораллары, милли бәйрәме – Сабантуйлар сурәтләнгән. Укучылар әлеге күргәзмәдән бик кызыклы фактлар, мәгълүматлар алдылар.
-
8 февраль Рәсәйдә фән көне буларак билгеле 08.02.2021

8 февраль Рәсәйдә фән көне буларак билгеле. Бу көнгә нигез ПетрI заманында ук салына. Укучыларга Россидә никадәр галим, профессор, академиклар булуы турында мәгълүмат бирелде.













