Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Гуманитар ярдәм 15.03.2023

"Тамчыдан күл җыела", ди халык әйтеме. СВО операциясендә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда безнең Кушлавыч мәктәбе һәм балалар бакчасы үзләренең өлешен керттеләр. Алдан кушылганча, шырпы, кырыну җайланмасы, зажигалка, кадаклар, удлинитель, салфеткалар, носкилар, консервлар, чәйләр һәм башка кирәк-яраклар җыелды. Бергәләп шулай ярдәм итсәк, җиңүне якынайтырбыз! Барыгызга да зур рәхмәт!
-
Акция "Сообщи, где торгуют смертью" 14.03.2023

Сегодня у нас проводилось занятие, посвящённое Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью».
Акция проводится с 13 по 24 марта. Рассказали о причинах и последствиях употребления наркотиков, о способах вовлечения детей и подростков в наркоманию. Наркотик – страшный враг, и избежать несчастий, которые несет в себе наркомания, можно только одним способом – никогда не пробовать наркотики, такова основная цель данного мероприятия. -
Разговор о важном 13.03.2023

Бүген “ Мөһим сөйләшүләр” дәресе совет язучысы һәм шагыйре, СССР гимны һәм Россия гимны сүзләре авторы Сергей Михалковка 110 ел тулу темасына багышланган. Дәреснең максаты укучыларның С. Михалков иҗаты турында белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү һәм ныгыту; аның шәхесенең күпкырлылыгы турында күзаллаулар формалаштыру; СССР Дәүләт гимнын һәм Россия Федерациясе дәүләт гимнын булдыру тарихы белән танышу. Сергей Владимирович Михалков (13 март 1913, Мәскәү 27 август 2009, шунда ук) Совет һәм Россия язучысы, шагыйрь, драматург һәм публицист, хәрби хәбәрче, сценарист, әкият язучы, җәмәгать эшлеклесе. Советлар Союзы гимны текстының автордашы һәм Россия Федерациясе гимны текстының авторы, РСФСР Язучылар берлеге рәисе, ә 1992 елдан 2008 елга кадәр Халыкара язучылар берлеге җәмгыяте рәисе.
1943 нче елда Гимн язырга конкурс игълан ителә. Конкуста катнашкан 200 кеше арасыннан С.Михалков җиңеп чыга. Ул беренче тапкыр 1944 нче елның яңа ел төнендә яңгырый. 1977 нче елда гимнның сүзләре бераз үзгәртелә, гадиләштерелә. 2000 нче елда яңадан үзгәртелә. Әлеге вакыттагы гимн 2001 нче елның яңа төнендә җырлана.
Ахырдан мәктәп күләмендә линейка уздырылды, Р.Ф.гимнын җырладык.
-
Язгы су басулар. Весенние паводки 10.03.2023

Кышның салкыннарыннан соң барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз.
Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Әле язның башы гына. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин бу - язның кыш белән тартышуы. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый.
Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт, ләкин балаларыбызны һәр ел фасылындагы шикелле, яз көне дә төрле хәвеф-хәтәрләр саклап тора. Нәрсәләр аеруча куркыныч соң? Бүген без укучылар белән шуларны искә төшереп киттек. Куркыныч урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык. Барыбыз да сак булыйк, гомеребезне куркыныч астына куймыйк! Табигатьнең шундый гүзәл вакытында бәла-казага очрап якыннарыбызны борчуга салмыйк! -
«Личный финансовый план. Путь к достижению цели». 09.03.2023

9 марта обучающиеся нашей школы приняли участие в онлайн-уроке «Личный финансовый план. Путь к достижению цели». Проект помогает молодым людям из любой точки России получить равный доступ к знаниям, предоставляет возможность «живого» общения с профессионалами финансового рынка, способствует формированию принципов ответственного и грамотного подхода к принятию финансовых решений.
Обучающиеся узнали, что такое «личный финансовый план» - основа принятия финансовых решений. Для управления личными финансами и достижения финансовых целей нужно определять краткосрочные и долгосрочные финансовые цели, знать общие принципы управления расходами, уметь контролировать спонтанные покупки, не выходить за рамки бюджета. -
8 март бәйрәме 07.03.2023

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, әниләребезне бәйрәмгә чакырдык. “Мирас” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Хәбир Ибраһимның “Квартет” әкияти-тамашасын, ә башлангыч сыйныф укучылары үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмне йомгаклап, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын! -
Тыл ветераннарын котладык 07.03.2023

Тыл ветераны Фәүзия әбине дә бәйоәм белән котладык.
-
Тылсымлы билгеләр илендә 03.03.2023

ЮИД ның оешуына 50 ел.
Светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итеп, аларны аера белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту максатыннан башлангыч класс укучылары белән дидактик уен оештырдык. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый. Укучыларыбыз әлеге чарада актив катнаштылар. -
Батырлык дәресе 02.03.2023

Бүген уздырылган “Батырлык дәресе” Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланды. Аларның хезмәтен, тормыш шартларын тасвирлаучы видеороликлар карадык. Төп максатыбыз: укучыларны патриотизм, гражданлык бурычларын үтәү кебек төшенчәләр белән таныштыру, үз халкыңның тарихына, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү. Соңыннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җыела торган гуманитар ярдәм турында сөйләштек. Һәр укучы, әти-әниләре белән киңәшләшеп, булдыра алганча ярдәм итәргә дигән фикергә килде. Илебез өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры тиз һәм югалтуларсыз үтеп китсен. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Игътибарлы булыйк! 01.03.2023

Бүген югары сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризмга каршы“ дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. Укучылар террористик актлар белән бәйле булган фаҗигале вакыйгаларны искә алдылар. Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре турында белделәр, кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатларын күрсәтү турында сөйләштеләр.













