Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Тотальный диктант 08.04.2023

Сегодня обучающиеся нашей школы приняли участие в просветительской акции "Тотальный диктант".


Много географических названий и реалий, неутомимый путешественник и удивительный Дальний Восток. Таким запомнится 20-й "Тотальный диктант". -
Галәм – кызыклы, серле нәрсә ул! 06.04.2023

Галәм – кызыклы, серле нәрсә ул! Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Безнең укучыларыбыз да Галәм киңлекләре белән бик кызыксыналар, күбрәк белергә тырышалар. Үзләренең күзаллауларын кәгазь битләренә төшерәләр. Бүген без бу рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык. Шулай итеп, мәктәбебездә “Космонавтика” атналыгын башлап җибәрдек.
-
Каен бөресе җыю 05.04.2023

Яз айлары – каен, нарат һәм кара тополь бөреләрен җыю вакыты.
Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.
Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә, төренеп ятыгыз.
Безнең мәктәп укучылары да, укытучылар да бөре җыюда актив катнаштылар.
Зифа буйлы сердәш каенкайлар безгә сихәт бирә. Табигать белән дус булыйк . -
Туберкулезга каршы көрәш көне 04.04.2023

24 март- туберкулезга каршы көрәш көне. 1882 нче елның шушы көнендә Берлинда табиб Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микроб хакында ачыш ясавын игълан иткән. Хәзерге заманда да бу йогышлы авыру кешелек өчен зур зыян китерә. Укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, рациональ туклану турында сөйләштек. Тәмәке һәм алкогольдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактик чара булуып торуы әйтелде. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар "тук кеше туберкулез белән авырмаячак" дия торган булганнар. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап, еш ашарга тиеш. Һәр ел саен үз вакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә.
-
Субботник 2023 04.04.2023

Дәресләрдән соң чәчәклекләрне чистарттык.
-
Язгы өмә - Субботник 03.04.2023

Әйләнә-тирәбезне чистарту эшенә керештек.
-
Мөһим сөйләшү 03.04.2023

Бүгенге “Мөһим сөйләшү” темасы Җир көненә багышланды. Елда җир көннәре икәү була. Алар төрле максатлар белән эшләнә. Беренчесе – 21 мартта, икенчесе инде 22 апрельдә. Апрель Җир көненең тарихын карап киттек, хәзер инде икенчесенең тарихына да күз салыйк.
Бәйрәм 1971 нче елда ООН секретаре У Тан Җир шары халыкларына юлланган хатка кул куйгач башлана. «Салкын космоста очучы һәм әйләнүче җир шары бары чисталыкта һәм байлыкта гына яшәсен» - ди ул.
Бу көнне Җирнең барлык илләрендә дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңылдый. Ул кешеләрне Җирне сакларга чакыра. Беренче тынычлык кыңгыравы 60 илдә яшәүче балалар җыйган тәңкәләрдән коела.
Хәзер тынычлык кыңгыравы дөньяның калган илләрендә дә чыңлый. Тик Россиядә ул 21 нче мартта түгел, ә 22нче апрельдә чыңлый.
Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз. -
Ура Каникулы!!! 30.03.2023

Мәктәпләрдәге каникул – балаларның һәм яшүсмерләрнең – иң көтеп алынган вакыты. Бу - ял һәм күңел ачулар чоры. Без дә укучыларның ялларын файдалы да куңелле дә узсын дип " Ура - каникулы " дигән исем астында мәктәп спортзалында төрле халык уеннары, куңелле стартлар, спорт уеннары уйнауны оештырып кутәренке кәеф булдырдык.
-
"Минем сәламәтлегем-минем кулларда" 29.03.2023

Укучыларның язгы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру максатыннан укучыларыбыз белән "Минем сәламәтлегем-минем кулларда" исеме астында эстафета уздырдык. Укучыларга йөгерү, сикерү белән мавыктыргыч, бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Ахырдан рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бүгенге чара укучыларга бик ошады.
-
Файдалы каникуллар 28.03.2023

Каникул вакыты булуга карамастан, ОГЭга әзерлек эшләре системалы рәвештә дәвам итә. Рус теле һәм математика фәннәре буенча, укучы авырыксынган темаларны аңлаттык, күнегүләр эшләдек.













