Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Арча йолдызлары" 14.02.2023

"Созвездие" фестиваленең чираттагысына сайлап алу турлары районнарда үткәрелә. Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Арча йолдызлары" узды. Мәктәбебездән Чулпан бик матур чыгыш ясап кайтты.
-
Урок Мужества 14.02.2023

Әфган сугышы: бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраленнән соң нәкъ 34 ел вакыт узып киткән. Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч. Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, аларның 260 ы сугышта һәлак була, 233 е инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк.
15 нче февраль – Россиядә әфганчылар көне. Шул уңайдан, тәрбия сәгатендә Әфган сугышы, аның асылы белән таныштырдык. Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләребезне искә алдык.
Война в Афганистане - одна из самых трагических страниц летописи советской эпохи. Она навсегда останется в памяти не только ветеранов войны, но и всех последующих поколений. Служить они уходили мальчишками, а возвращались ветеранами. Они с честью выполнили свой интернациональный долг. А сегодняшние мальчишки и девчонки должны сохранить память о той войне, о подвигах, о славе, о погибших героях.
15 февраля – особый день для тех, кто участвовал в Афганской войне. Эта дата начала вывода советских войск из Афганистана.
На уроке Мужества “Афганистан – незаживающая рана” учащиеся познакомились с историей Афганской войны, узнали о причинах начала ни кем необъявленной Афганской войны и ее продолжительности, о невосполнимых потерях советских войск, о наших земляках, которым судьба предначертала жестокую участь — сгореть в огне чужой войны и которым уже никогда не суждено переступить порог родного дома. -
Ф.И.Шаляпин - 150 лет 13.02.2023

13 нче февраль көнне бөек рус җырчысы Фёдор Иванович Шаляпинга 150 ел була. Шул уңайдан укучыларыбыз белән викторина уздырдык. Алар белән Ф.И.Шаляпин иҗаты һәм тормыш юлы турында дәресләрдә күп мәгълүмат алдык, шуның нәтиҗәсе итеп, викторинадагы бар сорауларга дөрес җавап бирделәр.
Федор Шаляпин родился и вырос в Казани. Здесь же впервые выступил на театральной сцене. Русский оперный и камерный певец обладал уникальным басом. В разное время он был солистом Большого и Мариинского театров, Метрополитен-оперы. Его репертуар насчитывал почти 400 произведений — оперных арий, песен и романсов. В 1918 году Шаляпин первым из деятелей искусств Советской России получил звание народного артиста республики.
-
Акция "Письмо солдату" 10.02.2023

Укучыларыбыз патриотик айлык кысаларында, шулай ук Россия гаскәрләренә ярдәм йөзеннән, «Солдатка хат» акциясендә катнаштылар. Балалар солдатларга 23 февраль белән котлап открытка ясадылар. Сәламәтлек һәм тиз арада өйләренә кайтуларын теләделәр, шулай ук тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр. Күп укучыларыбызның теләкләрендә «Кадерле солдат, мин илебездә сезнең кебек сакчылар булуы белән бик горурланам! Исән-сау әйләнеп кайт. Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт! Илебезне саклаганың өчен рәхмәт!"- дигән юллар бар иде.
-
“Җан җылысы кирәк кешегә” 09.02.2023

Бүген мәктәбебездә татар әдәбияты дәресендә “Җан җылысы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Бу кичә, язмыш сынауларын җиңеп, олы җанлы кеше булып яшәргә көч тапкан, корыч ихтыярлы, изге җанлы шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатына багышланды. Бүген аның тууына 85 ел булды.
Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы турында видео карадылар, аның язган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аның шигырьләре үзе бер дәрес. Аларның эчтәлекләрендә тирән мәгънә ята. Ул шигырьләр табигатьне ярату, саклау, олыларга мәрхәмәтлелек, шәфкатлелек сыйфатлары белән сугарылган.
Язмыштан узмыш юк, диләр. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче бөек шәхес ул Фәнис Яруллин. Син кем генә булсаң, зур кешеме син, баламы, баймы син, әллә гади кешеме – һәрвакытта кеше булып калырга, бер –беребезне ярата белергә, бер- беребезгә игътибарлы булырга, җылы сүзләребезне кызганмаска өнди ул безне.Җан җылысы – назлы яз җылысын
Өләшәсе иде күберәк.
Алтын – көмешләрсез яшәп була,
Җан җылысы кирәк кешегә. -
Рәсәйдә фән көне 08.02.2023

8 февраль - Россия фәне көне. Шул уңайдан укучылар белән видео дәрес карадык, бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштык, фикер алыштык.
1999 елның 7 июнендә, император Петр I боерыгы буенча, 1724 елның 28 гыйнварында (яңа стиль буенча 8 февраль) Россия Фәннәр академиясе Сенаты Указы белән гамәлгә куелган.
Россия фәннәр академиясе - космик киңлекне фундаменталь фәннәр мәнфәгатьләрендә тикшерү һәм куллану өчен төп академик институт. Төрле елларда институтны татарлар да җитәкли: Сәгъдиев Роальд Зиннур улы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, 36 яшендә СССРның иң яшь академигы була. 1932 елның 26 декабрендә туган (90 яшь), Казанда 19 нчы мәктәптә укыган, Мәскәү дәүләт университетының физика факультетында Л.Ландау укучысы булган, Курчатовта хезмәт чыныгуы алган, РФА Себер бүлегенең атом физикасы институтында эшләгән. 1973-1988 елларда космик тикшеренүләр институтын җитәкли. Хәзерге вакытта АКШта яши.
Галиев Альберт Әбүбәкер улы - фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре - плазма физикасы, космик физика, Ленин премиясе лауреаты, 1940 елның 19 октябрендә Уфа шәһәрендә туган. Мәскәү энергетика институтына укырга керә, Новосибирск дәүләт университетына күчә. Самбо буенча Мәскәү чемпионы була. Атом физикасы институтында эшли. 28 яшендә ул СССРда иң яшь фән докторы була. 1971 елдан ул Мәскәү физика-техник институтында (МФТИ) укыта. 1973 елдан космик тикшеренүләр институтында эшли, 1988 елда аны җитәкли. Ул 2022 елның 12 сентябрендә вафат булды.
Бүген космик тикшеренүләр институтында Хәзерге заманның иң зур астрофизигы Гыйльфанов Марат Равил улы эшли, 1962 елның 18 июлендә Казанда туган, 131 нче мәктәпне, МФТИны тәмамлаган, Зельдович, Сюняев укучысы, РФА академигы. -
М.Пришвину - 150 лет 07.02.2023

4 февраля исполнилось 150 лет со рождения русского писателя Михаила Михайловича Пришвина.
На уроке литературы был проведен урок-путешествие. Ребята узнали о детстве, отрочестве и учёбе, о путешествиях М. Пришвина. Писатель оставил нам множество рассказов, повестей, очерков о природе. Книги автора неповторимы, просты и содержательны. Читая произведения, чувствуешь запахи, шум лесов и полей, цвет земли и неба, слышишь пение птиц, шелест трав, разговор зверей. Девчонки и мальчишки приняли участие в громком чтении рассказов.
Путешествуя по страницам произведений М.Пришвина, ребята узнали, что все истории пронизаны добротой и имеют, как правило, счастливый конец. Все согласны с писателем, что мы - хозяева нашей природы, а она является для нас кладовой солнца с великими сокровищами жизни. -
Мөһим сөйләшү - Рәсәйдә фән көне 06.02.2023

Бүгенге Мөһим сөйләшү Разговор о важном Россия фәненә багышланды. 8 февраль - Россия фәне көне буларак билгеләп үтелә. Без караган видео фән өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләр турында барды. Россиянең танылган физигы Михаил Ковальчук балалар биргән сорауларга мавыктыргыч итеп җаваплар бирде, күп төрле проектлар өстендә эшләүләрен әйтте. Илебезнең лаеклы гражданнары исемен йөртү өчен патриот булу, бик күп белергә омтылу, тырышып уку кирәклеген ассызыклады.
-
Чаңгы шуу - күңелле шөгыль 04.02.2023

Кар яву белән, кышкы спорт төрләрен яратучылар чаңгыга баса.
-
Финансовая грамотность 03.02.2023

Учащиеся нашей школы приняли участие в мероприятии : Онлайн-уроке финансовой грамотности «Все про кредит или четыре правила, которые помогут достичь цели».
Урок произвел хорошее впечатление на детей. Отличительной особенностью прослушанного онлайн урока стало «живое» общение обучающихся школы с профессионалами в сфере финансового рынка. При этом ребята не просто прослушивали материал, но и активно участвовали в уроке: проводили коллективные обсуждения, голосовали, направляли отзывы. У многих из них возникло желание поделиться полученной информацией с родителями. Особенно интересна ученикам была история кредитов. Очень заинтересовали виды кредитов, условия кредитования и как грамотно взять кредит. Ребята узнали все тонкости кредитных договоров, на что следует обратить внимание при составлении договора. Они узнали о том, как поступить в случае, если нет возможности платить кредит и об основных правилах кредитования. Урок был достаточно понятно и грамотно объяснен. Вопросов практически не возникало.













