Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 21.01.2015

Кошлар безнең дусларыбыз. Алар безнең бакчаларыбызны корт-бөҗәкләрдән саклыйлар, үзләренең матур сайраулары белән күңелгә илһам бирәләр. Шуның өчен без кыш көннәрендә аларга җимлекләр ясыйбыз, көн саен шифалы бөртекләр, тәмле ипи белән сыйлыйбыз.
-
20 гыйнварда 6 класста “Туган телем язмышы” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. 20.01.2015

20 гыйнварда 6 класста “Туган телем язмышы” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгате “Туган тел” җыры белән башланып китте. Укучылар туган телебезгә атап язылган шигырләрне укыдылар, татар халкының күренекле язучылары, галимнәре турында белемнәрен тирәнәйттеләр, туган тел турында мәкальләр әйтештеләр. Тәрбия сәгатендә туган телне тирәнтен өйрәнү, аны саклау, аның белән горурланып яшәү – һәркайсыбызның изге бурычы дигән нәтиҗә ясалды.
-
Кышкы табигатькә экскурсия. 19.01.2015

19 гыйнварда 6 класс укучылары кышкы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экскурсия барышында укучылар табигатькә сокланып кына калмадылар, кыш турында шигырьләр, сулыклар турында әңгәмәләр үткәрделәр. Укучылар кар катламының тигез һәм үзән урыннарда ничек булуын күзәттеләр, нәтиҗәләр ясадылар.
-
Һәйкәл янын чистарту. 19.01.2015

17 гыйнвар көнне 5 класс укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында чистарту эшләре башкардылар. Класс җитәкчеләре балаларга бу дәһшәтле сугыш турында кыскача гына сөйләде, балалар да әңгәмәгә теләп катнаштылар.
-
3 класс укучылары китапханәдә. 17.01.2015

3 класс укучылары китапханәдә “Сугыш чорында балалар әдәбияте” белән таныштылар. Шигырьләр укыдылар, язучылар белән таныштылар.
-
15 нче гыйнвар көнне Носы төп мәктәбендә педагогик киңәшмә үткәрелде. 16.01.2015

15 нче гыйнвар көнне Носы төп мәктәбендә педагогик киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибе түбәндәгечә:
А) Конкурентлыкка сәләтле укучы тәрбияләүдә фән укытучыларының роле.
Б) ФГОС шартларында мәктәпнең төп укыту программасына таләпләр.
В) II чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар.
-
Иске Яңа елны каршылау уен-тамашасы 14.01.2015

13 нче январь көнне Носы мәктәбе катогында Иске Яңа елны каршылау уен-тамашасы үткәрелде. Кичке сәгать җидедә балалар әти-әниләре, кайткан кунаклары белән бергә бәйрәмгә җыелды. Саф һава һәм спорт уеннары сәламәтлекне ныгытуын укучыларыбыз яхшы белә. Шуңа күрә һәр уенда әти-әниләр дә, балалар да актив катнашты. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, коймак белән кайнар чәй, дәртле биюләр белән үрелеп барган тамаша күңелле узды.
-
Чаңгы ярышы 10.01.2015

Укучылар чаңгы ярышында катнаштылар.
-
Арча Боз сараенда 09.01.2015

9нчы январь көнне спортта иң актив укучыларыбыз Арча Боз сараена бардылар. Тимераякта шуу сәламәтлекне ныгыта. Бу хакта укучыларыбыз яхшы белә һәм спорт белән даими шөгыльләнә.
-
Профсоюз ярышлары 08.01.2015

Районда уздырылган профсоюз ярышларында өстәл теннисы буенча Ганиева Гүзәл 1 урынны яулады.
















