Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
В консультациях по русскому языку. 13.03.2015

В консультациях по русскому языку учащиеся 9 класса готовятся к ОГЭ.
-
Химиядән сынау имтиханы. 12.03.2015

Химия, биология атналыгы кысаларында 11 мартта химиядән сынау имтиханы уздырылды.
-
“Күрү анализаторы”. 12.03.2015

Мәктәбебездә химия, биология атналыгы башланды. Гөлүзә Бариевна 8 класста биологиядән “Күрү анализаторы” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә парларда эшләү алымнары, сингапур структурасы уңышлы кулланылды. Укытучы дәрес барышында флеш анимацияләрдән, видео фрагментлардан уңышлы файдаланды.
-
Арча балында. 12.03.2015

11 нче март көнне 7-8 класс укучылары Арча мәдәният йортында үткәрелгән Арча балында катнашып кайттылар.Бу кичәдә укучылар 19 нчы гасырда биегән биюләрне башкардылар.Безнең укучылар шул гасырдагы вальс биюе белән “искиткеч пар”дигән номинациядә җиңү яуладылар.
-
“Тормыш яме – әнкәй, хатын – кыз” 11.03.2015

И хатын-кыз!
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда.
Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,
Нәфислегең синең өр-яңа.
Адәм генә түгел, галәм бүген
Уйлый кебек синең турында
Кеше заты династиясенең
Киләчәге синең кулыңда.
10 мартта мәктәбебездә 8 март Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Тормыш яме – әнкәй, хатын – кыз” дип исемләнгән кичә үтте. Кичәне 7 сыйныф укучылары әзерләде. Бәйрәмдә укучыларның әниләре дә катнашты. Кичә матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды. Укучылар әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
“Детство.Творчество.Радость” 11.03.2015

Мәктәптә “Детство.Творчество.Радость” фестиваленә әзерлек бара. Укучылар хәрби техника модельләрен бик теләп башкаралар. Укучылар эшләреннән оештырылган күргәзмә зур кызыксыну уята.
-
3 место! 10.03.2015

7 марта на ледовом дворце Арча-Арена прошли соревнования по хоккею с шайбой среди юношей 2000 г.р. и младше. Наши юноши в одной команде с учащимися Шушмабашской школы приняли участие в этом мероприятии и заняли 3 место. Молодцы! Успехов и удачи вам в следующих соревнованиях!
-
Әниләр өчен иң зур бүләк. 09.03.2015

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бу шигъри юллар балачактан һәрберебезгә таныш. Әниләр өчен иң зур бүләк – баларының үз куллары белән, күңел җылысын өстәп ясаган бүләк. 7 класс укучылары технология укытучысы Лена Ильясовна белән әниләргә бүләккә чәчәк бәйләмнәре ясадылар.
-
Модельләр. 07.03.2015

Укучылар җиңүнең 70 еллыгына багышлап мылтык, танк модельләре ясадылар.
-
“Кызлар өчен генә” 07.03.2015

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Язның иң матур, иң дулкынландыргыч бәйрәме - 8 март – Халыкара хатын - кызлар көне. Шушы бәйрәм уңаеннан 9 класс кызлары арасында “Кызлар өчен генә” дип аталган конкурс уздырылды. Кызлар үзләренең тырышлыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр.
















