Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
1 апрель – Көлке көне 01.04.2015

Язгы каникулдан соң укучыларыбыз яңа көч белән мәктәбебезгә ашыкты. Укучыларны һәм укытучыларны ишектән үк 9 сыйныф укучылары каршы алдылар. Мәктәпкә бары тик аларның биремнәрен үтәгәч кенә керергә мөмкин булды. Ә биремнәр кызыклы һәм күптөрле иде. Мәктәбебездә 1 апрель – Көлке көне шулай башланды. Һәр кабинет ишегенә кызыклы рәсемнәр, сораулар эленгән иде.
-
“Иң шаян укучы” 01.04.2015

9 нчы класс укучылары 1 апрель көне уңаеннан “Көлкеле тамаша” үткәрделәр. Һәр тәнәфестә укучылар өчен кызыклы уеннар үткәрелде. Биремнәрне үтәгән укучыларга смайликлар өләшенде. Көн ахырында шулар буенча мәктәбебезнең “Иң шаян укучы”сы билгеләнде. Бу исемгә 32 смайлик җыйган Яруллина Эльмира лаек булды
-
Сингапур укулары 26.03.2015

25 март көнне Носы мәктәбе укытучылары Сингапур укуларының икенче этабында булып кайттылар.
-
Питрәч 2нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 25.03.2015

24 мартта Питрәч 2нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында укучыларның Республика экологик фестивале үтте. Фестивальдә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Романова Алия һәм Латыйпова Чулпан (җитәкчеләре Г. Б. Мостафина һәм Л. И. Григорьева) катнашты. Алия “Носы су саклагычы һәм аның янындагы наратлыкның экологик хәле”; Чулпан “Туфракның составы” дигән фәнни – эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Пушкинские чтения. 25.03.2015

Пушкинские чтения. 24 марта в МАОУ «Лицей № 78 им. А.С.Пушкина» г. Набережные Челны прошел VI открытый творческий конкурс «Пушкинские чтения». Ученица 9 класса Уваева Вероника представила исследовательскую работу, награждена Дипломом III степени. Руководитель: Садыкова Резеда Мингазовна.
-
«70 еллыкка- 70 оя» 21.03.2015

«70 еллыкка- 70 оя» дип аталган район конкурсы игълан ителгән көнне үк безнең Носы төп гомуми белем мәктәбе укучылары кош оялары сызымнарын ясый башлады. Ике – өч көн эчендә мәктәп коридоры бик матур кош оялары белән тулды. Иң оригиналь ояны 9 класс укучысы Сагитов Илхам ясаган иде. Шушындый эшләрдә катнашу безнең авылдашларыбызның изге гамәле булып тора. Ул ояларны без үзебезгә якын каенлыкка урнаштырып, авылыбызга тагын да ямь өстәргә ниятлибез.
-
Каен бөресе җыйнау. 21.03.2015

Мәктәбебездә каен бөресе җыйнау тулы көченә бара. Бу эштә башлангыч сыйныф укучылары да актив катнаша. Алар әти-әниләре ярдәмендә байтак күләмдә бөре җыйнады инде. Һәр башлангыч сыйныф укучысы 5 шырпы тартмасы бөре җыеп алып килергә тиеш иде. Укучылар бу йөкләмәне күпкә арттырып үтиләр, 10-15 әр шырпы тартмасы бөре алып килгән укучылар да бар.
-
“Нәүрүз”бәйрәме 21.03.2015

21 нче март көнне, Носы гомуми белем мәктәбендә “Нәүрүз”бәйрәме үткәрелде.. Нәүрүз—яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата-бабаларыбыз элек Нәүрүз бәйрәм иткәннәр. Укучылар, яшьләр йорттан йортка кереп Нәүрүз әйтеп йөргәннәр. Хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу яшьләр өчен үзенә күрә күңел ачу булган. Салкын кышның китүе, ямьле яз килүенә шатлану. Такмакчыларга күчтәнәчләр биргәннәр, чәй эчергәннәр.Безнең бәйрәм дә күңелле җыр-биюләр белән үрелеп барды.Тәмле карга боткасы ашадык,такмак әйтеп, бәйрәм күрке булган карачкыны яндырдык.
-
Күңелле тәнәфес 21.03.2015

Шаулашабыз, шаярабыз —
Тузаннар кала тузып.
Кайчак китәбез кызып,
Бөтен чикләрне узып.
Башлангыч сыйныф укучылары тәнәфесләрдә буш вакытларын файдалы үткәрергә тырышалар. Шаярышып-шаулашып кына калмыйлар, өстәл уеннары уйнарга да вакыт табалар. Өстәл уеннары укучыларның иҗади сәләтләрен, логик фикерләүләрен үстерә, дуслыкларын ныгыта.
-
3 место! 21.03.2015

20 марта на ледовом дворце Арча-Арена прошли соревнования по хоккею с шайбой. Наши юноши в одной команде с учащимися Шушмабашской школы приняли участие в этом мероприятии и заняли 3 место. Молодцы! Успехов и удачи вам в следующих соревнованиях!
















