Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
26 январьдан 31 январьга кадәр безнең мәктәптә “Башлангыч класслар” атналыгы бара. 26.01.2015

26 январьдан 31 январьга кадәр безнең мәктәптә “Башлангыч класслар” атналыгы бара. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып үтә. ачык дәрес үткәрелде. Дәресләр бик кызыклы һәм җанлы үтте.
-
“27 январь – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне” 26.01.2015

Башлангыч класслар атналыгының беренче көнендә, балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык” һәм “27 январь – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне” темаларына әңгәмәләр үтте.
-
Студентлар белән очрашу. 26.01.2015

24 гыйнвар көнне, Носы төп мәктәбендә, төрле уку елларында мәктәпне тәмамлаган студентлар белән очрашу булды. Югары сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Студентлар үз чиратында аларга уку йортлары, нинди белгечлек буенча укулары, теге яки бу уку йортына кергәндә кайсы фәннән экзамен бирүләре турында сөйләделәр. Югары сыйныф укучыларына теләк-фикерләрен җиткерделәр.
-
24 января в деревне Старый Кырлай прошли соревнования по лыжам 25.01.2015

24 января в деревне Старый Кырлай прошли соревнования по лыжам, посвященные памяти сильнейшего лыжника- Гарафиева Фаниля Канафиевича. Наши ученики в составе 9 человек: Ахметов Инсаф, Загидуллина Инзиля, Загидуллин Гамиль, Самигуллин Рафиль, Романова Алия, Латыпова Чулпан, Михайлов Рамиль, Загидуллин Зульфат, Нигматзянова Зиля, приняли участие в таком большом мероприятии и заняли 4 место среди общеобразовательных школ.
-
23 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 24.01.2015

Җыелышта район Мәгариф идарәсе методисты Яхина Роза Гарабшевна катнашты. Әти-әниләр ачык дәресләрдә булдылар, класс җитәкчеләре белән үзләрен борчыган сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. 9 нчы класста имтиханнарга әзерлек турында сөйләшү булды. Җыелышның гомуми өлешендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Г.К. 2 нче чирек йомгаклары, 8-9 нчы классларда профессиональ үзбилгеләнү буенча эш белән таныштырды. Мәктәп директоры Бәдертдинов В.Х. укыту-тәрбия эшенең торышы турында сөйләде. Авыл фельдшеры Валиева Л.И. «Агрессиянең сәбәпләре» темасына чыгыш ясады.
-
Хоккей ярышы. 22.01.2015

21 январь көнне Носы мәктәбе катогында хоккей ярышы булып узды. Ярышта ике команда: "Носы" һәм "Сәрдәбаш" командалары көч сынашты. Уен бик мавыктыргыч иде. Җанатарлар да көч биреп торды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шефлык эше. 22.01.2015

-
Күмәк эштән соң саф һавада бергәләп уйнау да рәхәт. 22.01.2015

аларда бердәмлек, дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләүдә зур роль уйный. 6 класс укучылары рәхәтләнеп таудан чана шудылар, кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Бердәмлектә көч! 21.01.2015

Шугалак, каток дигән сүзне ишетү белән, балаларның күзләрендә очкын кабына, күңелләре күтәрелә. Алар иң элек чистарту эшләре башкара: егетләр көрәкләр тотып катокны кардан чистарта, ә кызлар ялт итеп себереп куя. Бердәмлектә көч!
-
21 нче январьда 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары белән “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. 21.01.2015

21 нче январьда 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары белән “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. ТР Арча муниципаль районы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча белгечләр Валиева Алсу Илсуровна һәм Гильматдинова Зөһрә Рафиковна укучыларны кулланучыларның хокуклары белән таныштырдылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга бу мәгълүматлар бик файдалы булды.
















