Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
9 май - җиңү көне! 08.05.2015

Бүген 8 нче май көнне, Носы мәктәбе укучылары, укытучылары һәйкәл янына төшеп, чәчәкләр куйдык.Сугыш кырында ятып калган каһарманнарга багышлап концерт оештырылды . Аларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Җиңү кайтавазы мәңгелек! 07.05.2015

6 нчы май көнне Носы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Носы мәктәбе укучылары ,укытучылары,клуб,библиотека хезмәткәрләре катнашында зур концерт булып узды.Әлеге кичәдә авылыбызның тыл хезмәткәрләре чакырылды.Алар үзләренең авыр балачаклары турында сөйләделәр.Балаларны бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр.Җиңү кайтавазы мәңгелек!
-
Профсоюз ярышлары 06.05.2015

Профсоюз ярышларында актив катнаштык.
-
Сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасы 05.05.2015

4 майда район мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасы булды. Хөрмәтләү тантанасында Илшат Нуриев тырыш балаларны уңышлары белән котлады, уку алдынгыларына районның махсус стипендиясен тапшырды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны бүләкләде. Россия һәм Республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда призлы урынны яулаганы өчен укучыбыз Романова Алия Арча муниципаль районы башлыгы премиясенә лаек булды. Алияне уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Флеш моб батлл 05.05.2015

Мәктәбебезнең “Прогрес”командасы Арча үзәк мәйданында үткәрелгән”Флеш моб батлл”да уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Кызлар үз осталыкларын бик яхшы күрсәттеләр .Молодцы кызлар!
-
Каләмне корал итеп. 05.05.2015

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк 40 тан артык татар язучы үзе теләп сугышка китә. Тора – бара сугышка китәргә теләк белерүче язучыларның саны тагын да арта. Фронтовик язучылар сафында Абдулла Алиш, Габдрахман Әпсәләмов, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннурлар бар. Татар теле атналыгы кысаларында “Каләмне корал итеп” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар фронтовик язучыларның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аларның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
-
"Бөек Җиңүгә 70 “5” ле акциясе тәмамланды. 04.05.2015

“Бөек Җиңүгә 70 “5” ле акциясе тәмамланды. I урынга 140 «5» ле алган Абдуллин Ильнур (2нче класс), 130 «5» ле алган Романова Алия (7 нче класс), 130 «5»ле алган Уваева Вероника (9нчы класс) лаек булдылар. Акциядә катнашкан барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
Бәйрәм белән! 30.04.2015

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Шушы уңайдан 8 класс укучылары бик матур бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле чыгышлар белән үрелеп барды. Укучыларның чыгышлары тамашачылар күңеленә бик хуш килде.
-
Бакчада язгы эшләр башланды. 30.04.2015

Бакчада язгы эшләр башланды. Бүген мәктәптә өмә үтте. Мәктәп яны тәҗрибә участогына чермә керттек. Бергәләп эшләве күңелле. Күмәк эш тиз үрчи. Бүген эшләгән эшебездән канәгать калдык.
-
Агач утырту. 30.04.2015

Халык күңелендә изге исемең калсын дисәң, агач утырт, диләр. Бүген мәктәбебездә агач утырту көне булды. Без чыршы, нарат үсентеләре утырттык, алдагы елларда утыртылган агачларның төпләрен йомшарттык, агарттык. Бу изге эштән берәү дә читтә калмады.
















