Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
“Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы” 25.04.2015

25 апрель көнне мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган “Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы” дип исемләнгән телдән журнал уздырылды. Укучылар шагыйрь тормышы турында белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр, шагыйрьнең иҗаты турында күзаллауларын үстерделәр. “Туган тел” җыры хор белән башкарылды.
-
“Табышмак әйтәм – җавабын тап!” 25.04.2015

“Табышмак әйтәм – җавабын тап!” уены Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Укучылар бу уенда җитезлектә, тапкырлыкта, тизлектә көч сынаштылар.
-
5 класста "Яхшылык һәрвакыт җиңә" 24.04.2015

24 апрель көнне "Яхшылык атналыгы" кысаларында 5 класста "Яхшылык һәрвакыт җиңә" темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар үзләренең яхшы эшләрен рәсемгә төшерделәр.
-
8 класста "Яхшылык бүләк ит" 24.04.2015

24 апрель көнне "Яхшылык атналыгы" кысаларында 8 класста "Яхшылык бүләк ит" темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар бер-берсенә яхшы сүзләр язылган үзләре ясаган сувенирлар бүләк иттеләр.
-
“Нәрсә ул шәфкатьлелек?” 24.04.2015

24 апрель көнне 6 класста класс җитәкчесе Эльмира Валерьевна “Игелекле булышлык итү көне”нә багышланган класс сәгате үткәрде. Класс сәгате барышында укучыларга мәрхәмәтлелек турында видеофильм, “Нәрсә ул шәфкатьлелек?” темасына презентация күрсәтелде. Караганнардан чыгып, укучылар үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар. Класс сәгате “Йолдызлык” рәсеме төзү белән тәмамланды.
-
"День благодарения" в Англии 24.04.2015

В 7-ом классе в рамках "Недели добра" учитель английского языка познакомила учащихся, как проходит "День благодарения" в Англии. Ребята прочитали стихотворения на иностранном языке.
-
“Яхшы кеше эштә беленер” 24.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфларда “Яхшы кеше эштә беленер” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар "Яхшылык” иленә сәяхәт иттеләр. Шәфкатьлелек, яхшылык турында мәкальләр белән таныштылар, аларны тормыш ситуацияләрендә куллана белергә, үзеңнең һәм башкаларның тәртибенә, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәнделәр. Укучыларга игелек кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, өлкәннәрне хөрмәтләргә кирәклеге тагын бер кат аңлатылды.
-
Иртәңне матур сүздән башла. 24.04.2015

Иртәңне матур сүздән башла.
9 класс укучылары белән “Иртәңне матур сүздән башла” дигән темага тәрбия сәгате узды. Укучылар яхшы сүзнең тәэсире турында фикер алыштылар. Яхшылык турында мәкальләр әйттеләр.
-
Мониторинг дәвам итә.
24.04.2015
4 нче класс укучыларының белем дәрәҗәсен тикшерү буенча мониторинг дәвам итә. Укучылар бүген математика фәненнән йомгаклау эше эшләделәр.
-
“Яхшылык атнасы” акциясе дәвам итте 23.04.2015

23 апрельдә мәктәбебездә “Яхшылык атнасы” акциясе дәвам итте. Укучылар китапханәче Яруллина В.Х. белән берлектә, балалар йортларына тапшыру өчен, өйләреннән китаплар алып килделәр һәм мәктәпкә тапшырдылар. Бу китапларны Яңа Кенәр коррекцион мәктәбенә тапшырачакбыз.
















