Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Әфәрин, кызлар! 03.12.2015

Мәктәбебездә физика, математика атналыгы дәвам итә. Бүген атналык кысаларында “Математика патшалыгында” дип исемләнгән уен үткәрелде. Уенда 5 класс укучылары катнашты. “Дуслык” һәм “Ак Барс” командалары арасындагы бәйге күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Уен барышында катнашучылар зирәклеккә, тапкырлыкка булган биремнәр үтәделәр, тамашачылар игътибарына мәктәп тормышыннан алынган мәзәкләр дә тәкъдим ителде. Җиңүне “Дуслык” командасы яулады. Әфәрин, кызлар!
-
На семинаре 03.12.2015

3 декабря наши учителя ездили на межрегиональный научно-практический семинар по теме «Духовно-нравственное развитие и воспитание личности гражданина России в условиях сельской школы», который прошел в МБОУ «Сардаяльская основная общеобразовательная школа» Мари-Турекского муниципального района.
-
“Талантларны барлар чак”. 03.12.2015

2 нче декабрь көнне, укучыларыбыз Балтач районы Кенә төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән Римма Ибраһимова исемендәге “Талантларны барлар чак” районара ачык конкурс-фестивальдә катнаштылар. Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Романова Алия нәфис сүз номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломга, 4 нче класс укучысы Егорова Алинә шулай ук нәфис сүз номинациясендә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Математик кафе. 02.12.2015

Бүген мәктәптә "Математик кафе" дип аталган математик кичә булды. Укучылар телдән сорауларга җаваплар бирделәр, тигезләмәләр чиштеләр, график төзеделәр, мимика ярдәмендә математик терминнарны күрсәттеләр. Кичә ахырында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. фокуслар күрсәтте.
-
Мәктәбебездә физика, математика атналыгы башланып китте. 01.12.2015

Укучылар математика фәне белән кызыксынуларын башваткычлар, кроссвордлар чишүдә күрсәттеләр. Бу мавыктыргыч уенда беренчелекне дүртенче класс укучылары алды. Әфәрин!
-
“Әниләр көне” . 30.11.2015

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан 30 нчы ноябрь көнне мәктәптә 7 нче класс укучыларының әниләре мәктәпкә җыелды. Бәйрәм әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр, матур биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм кичәсе һәрберебездә җылы хисләр уятты.
-
ОГЭ 28.11.2015

9 класс укучылары математикадан экзамен биреп карадылар.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә Әниләр көне. 28.11.2015

Ниһаять, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә күптән көтелгән җылы бәйрәм - Әниләр көне. Балаларыбызның яраткан әниләре бүген мәктәптә кадерле кунаклар.Укучыларыбыз бик шат. Алар шигырьләрен сәнгатьлерәк итеп сөйләргә тырышалар, җырларны да бердәм җырлыйлар. Мәзәкләрне дә әниләрнең күңелләрен күтәрергә тырышып сөйлиләр. Матур теләкләрен теләп, чын күңелдән ясаган бүләкләрен тапшыралар. Балаларның ясаган портретлары буенча әниләр үзләрен танырга тырыштылар. Бик мәзәк булып чыккан портретларга карап,әниләр рәхәтләнеп көлделәр. Балаларның язган сочинениеләре дә кунакларга ошады. Әти-әниләр һәм мәктәп коллективы арасындагы эчкерсез дустанә мөнәсәбәтләр балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур ярдәм итә.
-
“Иң-иң” 27.11.2015

“Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме? Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР! Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез” – дигән сүзләр белән башланып китте мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсе. Чыннан да алар бүген иң кадерле кешеләрен- әниләрен бәйрәм белән котлап үзләренең матур җыр-биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле янында дәвам итте.
-
В нашей школе прошли дни словарей. 27.11.2015

Файзрахманова Л.Р. организовала выставку словарей, Каюмова З.М. провела уроки посвященные В.И.Далю и его творчеству.
















