Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
ОГЭ га әзерлекләр бара. 21.01.2016

Мәктәбебездә киләчәк ОГЭ га әзерлекләр бара. Фән укытучылары укучылар белән даими шөгыльләнә.
-
Класс сборлары. 20.01.2016

19 нчы январь көнне 5 нчеләрнең класс сборы булып узды. Сборда һөнәрләр, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Дуслык, татулык турында фикер алыштылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча эшчәнлек. 19.01.2016

Әти-әниләргә һәм укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эше үткәрелде. Класс җитәкчеләре һәр укучының өендә булдылар, яшәү шартлары белән таныштылар.
-
“Тукай эзләреннән” бәйгесенең нәтиҗәләре. 19.01.2016

Күренекле халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай эзләреннән” бәйгесе үтте. Бу бәйгедә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучысы Петров Кирилл 2 нче урын (җитәкчесе Николаева Р. Ф.) яулады.
-
Борьба. 18.01.2016

16 января 2016 года в спортивном зале Н. Кинерской школы прошло Первенство Арского муниципального района по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе "Көрәш" среди юношей 1999 г.р. и моложе, на призы Главы Арского муниципального района. Учащиеся нашей школы активно приняли участие.
-
Сәрдәбашта “Иске Яңа ел “ кичәсе булды. 16.01.2016

"Иске Яңа ел" кичәсендә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да бәйрәм иттеләр. "Иң яхшы Яңа ел кунагы" бәйгесендә беренчелекне 4 нче класс укучысы Николаева Регина яулады. “Бөкреләре чыккан” Убырлы тамашага бәйрәм рухы өстәде.
-
Экскурсиядә. 15.01.2016

Карлары, бураннары белән салкын кыш килде. Колакларны, битләрне чеметә, борыннарны кызарта. Кояш та, аз гына күренеп тора да, ашыга-ашыга офыкка кереп югала. Кышын табигать бик матур булла. Шундый матур кышкы көндә башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, кошларга җим салдылар, күңелле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Экскурсия укучыларга бик ошады.
-
Профориентация буенча эш. 15.01.2016

Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату, хезмәт төбе – хөрмәт икәнлеген исбатлау, кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеген раслау, укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан бүген класс җитәкчеләре белән берлектә 7 нче класс укучылары үз эшләренең чын осталары булган механизаторлар хезмәте белән танышу өчен машиналар һәм тракторлар паркына экскурсия ясады. Һөнәрләр, белгечлекләр дөньясында сайлауның иң гади ысуллары, укучының һәвәслеген, сәләтен, характерын, мөмкинлеген искә алып, тиешле һөнәр сайларга ярдәм итү турында җанлы әңгәмә үткәрелде, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең мактаулы хезмәтләре турында сөйләшенде.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 14.01.2016

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, янгын вакытында үзеңне дөрес тоту, янгыннан саклану кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан, мәктәбебездә “Янгын куркынычсызлыгы” темасына класс сәгатьләре үткәрелде. 8 нче класс укучылары огнетушитель белән эшләү кагыйдәләрен өйрәнделәр.
-
Кроссвордлар һәм ребуслар чишәләр. 14.01.2016

Укучыларның дәресләдән соң вакытлары кызыклы һәм файдалы уза. Менә бүген дә алар берсен – берсе уздырып кроссвордлар һәм ребуслар чишәләр.
















